15 апрель 2016 яңалыклары
-
Бер йортны яшен суккан
Бу хәл бүген Чүпрәле районында була. Бер авылдагы йортта янгын чыга, йорт һәм янындагы корылмалар янып бетә. Зыян күрүчеләр юк, беренчел сәбәбе - яшен, дип хәбәр итә янгын сүндерүчеләр. Фото фаҗига урыныннан. Чыганак:http://www.chuprale-online.ru
-
Әстәгыфирулла: яңа туган баланы полиция табып алган
36 яшьлек хатынны ана хокукларыннан мәхрүм иткәннәр. Чаллыда ай ярымлык баланы полиция хезмәткәрләре үлем иләгеннән коткара. Күршедәге фатирдан һәрвакыт бала елаган тавыш килә дип, полициягә хәбәр килә. Баксаң, яңа туган баланы ата-аналары гел карамаган. Алар эчеп яткан. Бик еш аның үзен генә калдырып чыгып киткәннәр. Сабыйның дүртәр көн астын алмаштырмаганнар,...
-
Ана капиталы электрон рәвештә булачак
Ана капиталына сертификат инде быел ук электрон вариантта бирелә башларга мөмкин. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы федераль канунга шул хактагы үзгәрешләр әзерләгән. Министрлык электрон сертификатларны май аеннан башлап бирә башларга тәкъдим иткән. Идарә тармагы тарафыннан канун проекты эшләнелгән инде. Ул иҗтимагый фикер алышу өчен хокукый мәгълүмат сайтында бастырылган. Фикер...
-
Лениногорскида Г.Тукайга багышланган конференция булды (фотолар)
Бүген шәһәребезнең 11 нче гимназиясендә бөек шагыйрьнең 130 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Анда шәһәр һәм районның татар теле укытучылары һәм Тукайның иҗатын өйрәнүче укучылар җыелды. Яр Чаллыдан килгән филология фәннәре докторы, галим Әнвәр Шәрипов, "Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибуллин, якташ шагыйребез Таһир Шәмсуаров чыгыш ясады. Гимназия укытучылары ачык...
-
Бәйге игълан ителде: кыйммәтле бүләкләр көтә
2016 ел Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе өчен мөһим һәм истәлекле булачак - идарә 25 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге вакыйга уңаеннан Татарстан монополиягә каршы көрәш идарәсе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә иҗади бәйге игълан итә. Бәйгенең максаты - мәктәп укучыларын әхлакый яктан тәрбияләү, гражданлык мәдәниятен...
-
Кешегә күбрәк стрессны нәрсә китерә: эшме әллә эшсезлекме?
Хәзерге вакытта кешегә күбрәк стрессны эш түгел, ә эшсезлек китерәдер, мөгаен. Чөнки быел да май һәм июнь айларында 2,5 хезмәткәр эшеннән кыскартылачак дигән хәбәр йөри. «ВТБ» һәм «Саклык банкы» - иң күп кыскартулар булачак оешмаларның берсе. Министр бу күренешне дә аңлатты. - Бу - сезонлы күренеш, ел саен шундый хәл...
-
Юлларда йөк машиналары йөрүгә чикләүләр кертелде
Бу гамәл вакытлыча гына. Татарстанда төбәк яисә муниципальара әһәмияттәге автомобиль юллары буйлап авыр йөк ташый торган транспорт чаралары йөрүенә вакытлыча, төгәлрәге, 15 апрельдән 14 майга кадәр чикләүләр кертелә. Соңгы елларда, язын автомобиль юллары өслеген саклау максатыннан, кертелә торган әлеге чикләүләр ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан, 2007 елның 8 ноябрендәге 257 нче...
-
Казанда коточкыч һәлакәтне видеокамера да төшереп алган(фотолар)
Башкаладагы коточкыч һәлакәт кичә, 14 апрельдә 16:10 сәгатьтә булган. Һәлакәт вакытын видеокамера төшереп алган. Шуңа да гаеплене ачыклау кыенлык тудырмый. Һәлакәт Казанның Чистай урамында булган. Әмирхан проспектыннан Мусин урамына таба хәрәкәт иткән 46 яшьлек йөртүче идарәсендәге Renault Sandero автомобиле Бичурин урамында светофорның яшел утына сулга борылганда Audi машинасына юл бирми....
-
Казанда МВД базасында атыш: өч кеше үлгән
Әлеге ЧП аркасында өч кеше үлгән. Аның берсе база директоры, икесе гражданскийлар. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, республика эчке эшләр министры Артем Хохорин фаҗига булган урынга килгән. Чыганак:http://sntat.ru/krimina
-
Әлмәттә теракт булмый калган
Кичә кич 17 сәгать 43 минутта ТР МЧСына Әлмәтнең Ленин урамындагы бер саклык банкында шикле пакет табылуы турында хәбәр керә. Шул арада бинаны камап алалар, эчтәге кешеләрне урамга чыгаралар. Бәхеткә, пакет эчендә шартлаткыч булмый. "Сбербанк" эшен гадәти режимда дәвам итә. Чыганак:http://almet-rt.ru/tt/thebest/item/14890
-
Шөгер халкы өмәгә чыгачак
Ул 16 апрельдә Шөгердә өмә үтә, дип хәбәр итә авыл җирлеге башлыгы "Типичное Шугурово" төркемендә. Җыелу урыны - стадион, иртәнге сәгать 8 дә, эш кораллары алып килүегез дә сорала.
-
Илсөя Бәдретдинова Ләйсән Мәхмүтова белән "көч сынаша", карамый калмагыз
Шимбә көнне, 16 апрельдә, ТНВ дан - 20:30 сәгатьтә карагыз.
-
Сөт мини-фермалары төзү өчен субсидияләр бирү тәртибенә үзгәрешләр кертелде
Кимендә 8 баш сыер тоту өчен мини-ферма төзүгә субсидия күләменең чиге 200 мең сум тәшкил итә, кимендә 5 баш сыер тоту өчен - 100 мең сум. 2016 елда, ким дигәндә, 5 сыер тотуга исәпләнгән мини-фермалар төзүгә чыгымнар өлешен каплау өчен шәхси ярдәмче хуҗалыклар субсидияләр алырга мөмкин. Объект быел төзелә башлаган...
-
Өч гараж янып беткән
Бүген төнлә Биектау районы Коркачык тимер юл станциясендә өч гараж янган. Янгын турындагы хәбәр коткару хезмәтенә 00:20 сәгатьтә җиткерелә. Гадәттән тыш хәл Гагарин урымында килеп чыккан була. Янгын сүндерүчеләр килгәндә ялкын кирпечтән эшләнгән бер катлы өч гаражның түбәсен камап алган була инде. Зыян килгән мәйдан - 58 квадрат метр, диелә....
-
Теләчедә югалган егет һаман табылмаган
Теләче районында 23 яшьлек бер егет югалган иде. Ул 9 апрельдә атка утырып фермага эшкә киткән булган. Үлгән атын күл буеннан табып алалар. Туганнары полициягә һәм МЧСка мөрәҗәгать итә, алар эзләүне оештыра, сулыкны водолазлар тикшереп чыга, тик файдасы гына булмый, дип хәбәр итә, bavly-tat.ru. - Эзләүнең нәтиҗәсе булмады, ул дәвам...