15 май 2012 яңалыклары
-
Алда зур мәйдан көтә
Халкыбызның көтеп алган җәйге милли бәйрәме - Сабантуй алдыннан көч-куәтне барлап бил алышу бездә гадәткә кергән. Шөгер спорт үзәгендә Лениногорск мәгариф идарәсе тарафыннан, яшь көрәшчеләрне барлау максатыннан, татарча көрәш ярышы үткәрелде. Бил алышында, гомумән, татарның зирәк акылын, максатка омтылышын, дәртен, гасырлардан килгән алымнар кулланып көндәшен чиста итеп аркасына салу осталыгын...
-
Ач, шигърият, серләреңне!
Шагыйрь, композитор, җәмәгать эшлеклесе Разим Вәлиуллинның тууына 70 ел тулуга багышланган муниципаль шигырь бәйгесе язның үзе төсле шаулап узды. Ул көнне шәһәребезнең 7 нче мәктәбенә бәйгедә катнашучы укучылар, төбәгебезнең иҗат әһелләре җыелды. Бәйгене Башкортстанның Благовар районыннан килгән кунаклар - татар теле укытучылары да кызыксынып күзәтте. Туган якта торып яисә Татарстанда...
-
Дәвалану – мәҗбүри
Шәһәр суды 32 яшьлек лениногорскилыга карата җинаять эше тикшерде. Быелның 21 февралендә, барлык кирәкле кушылмаларны алдан әзерләп куеп, үз фатирында Иванов 9,1 грамм күләмендә дезоморфин наркотик матдәсе ясый һәм аны өендә саклый. Шул ук көнне хокук сакчылары тарафыннан Үзәк район хастаханәсенең 3 нче катында тоткарлана. Тикшерү барышында аннан законсыз рәвештә...
-
“Батырлык” дәресе
"Исток-Башлангыч" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең актлар залында "Батырлык" дәресе узды. Анда Лениногорск педагогия музыка-рәсем колледжы студентлары һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты. Студентлар, аеруча Мария Моратова һәм Анфиса Бойкова сөйләгән истәлекләрне, йөрәк өшеткеч вакыйгаларны тыңлады, үзләрен кызыксындырган сораулар бирде.
-
Еллар аша рәхмәт әйтәбез
Шөгердә 69 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, дип хәбәр итте редакциягә Рәмзия Гәрәева. Җиңү көне алдыннан авылдашлар аларны бәйрәм белән котларга митингка җыелды. Сугышның ачысын татыган ветераннарга рәхмәт сүзләрен шәһәр башлыгы урынбасары Н.Шалдаева һәм авыл җирлеге башлыгы Н.Вакулюк җиткерде. Бәйрәм уңаеннан барлык ветеранга азык-төлек пакетлары тапшырылды. Аннан соң мәктәп укучылары...
-
Талпан котыра
Узган атнада шәһәр хастаханәсенә талпан эләгеп, 34 лениногорскилы мөрәҗәгать иткән. Шуның унысы - балалар. Хастаханәгә күпчелек шәһәр халкы килә икән. Урман бете "уянганнан" бирле, аннан барлыгы 95 кеше зыян күргән. «Бер километрга шәһәрдә 12 талпан туры килә», дип хәбәр итә "Роспотребнадзор" белгечләре. Димәк, урманда гына түгел, шәһәр эчендәге паркларда да...
-
Чәчү – төгәлләнү алдында
Район кырларында язгы кыр эшләре - төгәлләнү алдында. Хәзерге вакытта соңгы срокларда чәчелә торган культуралар - кукуруз һәм суданка үләнен чәчү эшләре бара. "Маркс" җәмгыяте, иң беренчеләрдән булып, иртә срокларда чәчелә торган культураларны чәчүне төгәлләде. Алардан беразга гына калышып, "Ленин" җәмгыяте дә кыр эшләрен башкарып чыкты. Язгы бөртекле культуралардан арпа...