15 июнь 2016 яңалыклары
-
Татарстанга яшен һәм көчле җил якынлаша
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү белән чыкты. Якын арада республикада һава торышының бозылуы көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, бүген кич республикада урыны белән яшен, кыска вакытлы җилнең көчәюе ихтимал. Көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин. http://intertat.ru/
-
Туңдырма каракларын тотканнар
Чаллыда өч 14 яшьлек яшүсмерне хокук сакчылары кулга алганнар. Алар 2328 сумлык туңдырма урлауда гаепләнә. Малайлар "Фонтан" сәүдә үзәге янындагы суыткыч камерадан барлык туңдырманы алып качканнар. Аларны ашаганнармы, әллә өләшкәннәрме икәнлеге билгесез, тик аларның әти-әниләренә урланган туңдырма бәясен түләргә һәм балиг булмаган балалар белән эшләүче инспекторлар каршында җавап бирергә туры...
-
Татарстанда хәбәрсез югалган 16 яшьлек кызны эзлиләр (фото)
Казанның "Япеев" полиция бүлеге хезмәткәрләре хәбәрсез югалган 16 яшьлек Анна Журавлеваны эзли. 2014 елның ноябрь уртасында Ижауда яшәүче Анна өеннән чыгып китә һәм хәзергә кадәр аның кайдалыгы билгесез. Соңгы тапкыр аны Казанда күргәннәр. Кайбер мәгълүматлар буенча, кыз Казанга очраклы машиналарга утырып - автостоп ярдәмендә килгән. Хокук сагындагылар аның шул рәвешле...
-
Машина йөртүчеләр игътибарына
Керкәле белән Шөгер арасында күпер ябык. Битум заводы аша әйләнеп йөрү каралган.
-
Лениногорскига мөфти килде (фотолар)
Шәһәргә Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле визит белән килде, дип хәбәр итәләр "Ихлас" мәчетеннән. Камил хәзрәт башта Геофизика поселогында төзелүче мәчетне караганнан соң, эшләнгән эшләр буенча канәгать калуын әйтте. Кич белән район башлыгы исеменнән оештырылган ифтар мәҗлесендә катнаша, ифтарга килгән мөселманнар белән аралаша. Рәгать Хөсәеновка дини...
-
Лениногорск бакчачыларына файдалы киңәшләр
- Сливаның уңыш бирүен арттыру өчен аның кәүсәсен бертигез күләмдә алынган балчык һәм известь катнашмасы белән агартырга кирәк. Катнашманы кәүсәгә мул итеп сылагыз. Известьне суга кушып сибәргә дә була (бер аш кашыгы известьне бер чиләк суга), моны аена бер тапкыр кабатлагыз. Чия, слива кебек җимеш агачларына, төшләре барлыкка килсен өчен,...
-
Куакбаш “Шүрәлесе” Әлмәттә йөргән (фотолар)
Күптән түгел "Бяки-буки" дип аталган әдәби фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләделәр, алар арасында куакбашлылар да бар. Әдәби урам фестиваленең финалы Әлмәттә узды. Балаларны китапка, укуга тарту өчен оештырылган фестивальнең кунагы булып Казаннан язучы Роберт Миңнуллин да килгән. Әлеге әдәби конкурс күбесенчә Интернет аша барган, биредә бер фестиваль эчендә төрле конкурслар үткәрелгән. Куакбаш...
-
Запастагы ир-егетләрне хәрби җыеннарга чакыра башлаячаклар
Президент Владимир Путин запастагы Россия гражданнарын 2016 елда хәрби җыеннарга чакыру турында указга кул куйды. Документта РФ Кораллы Көчләрдә һәм федераль куркынычсызлык хезмәте органнарында хәрби җыеннарның ике айга кадәр сузылачагы билгеләп үтелгән. РФ Хөкүмәтенә һәм башкарма власть органнарына мондый чараларны уздыру бурычы йөкләтелгән. Указ рәсми рәвештә басылып чыккач, үз көченә...
-
Яшенле яңгырлар көтелә
Татарстанның гидрометеоролия үзәге һава торышының бозылуы хакында кисәтә: бүген көндез һәм кич яшенле яңгырлар, көньяктан исүче җилнең тизлеге 15-18 м/секундка кадәр җитүе көтелә. Төнлә 9-14 градус, ә көндез 21-26 градус җылы булачак. http://shahrikazan.com
-
Яшь ярымлык бала үлемендә табибларны гаеплиләр
Сабыйның үлеме өчен хәзер ата-анасы 9 миллион сум акча сорый. Бу вакыйга Балтачта була. Менингитны аппендицит белән бутап табиблар вакытында ярдәм күрсәтми һәм сабый үлә. Казанга аны алып килгәндә инде соң була. Хәзер бу эшне судта тикшерәчәкләр. Балтачта ул көнне дежур торган табиб гаепле дип баралар. http://almet-rt.ru
-
87 яшьлек лениногорскилыны алдаганнар
Пенсионерның улы эштән кайтырга сәгать ярым вакыт калган була. Өй телефонына шалтыратып: "Әни, мин сыер таптаттым" ди. Аннан соң трубканы икенче ир алып, проблеманы хәл итү өчен акча кирәк булуын һәм пенсионерның күпме акчасы булуын сораша. Шулай итеп, пенсионер хатын 35 мең акчасын подъезд янында көтеп торучы таксистка тоттырып җибәрә....
-
Лениногорскилылар, игътибар: 1 июльдән газга бәя арта
Бу хакта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә. Комитетның 10 июньдә чыккан карарында Татарстан Республикасында халыкка сатыла торган табигый газга берәмтекләп сату бәяләре раслануы хакында әйтелә. Шулай итеп, 2016 елның 1 июленнән башлап ул куб метр өчен 5,27 сум (НДСны исәпкә алып) булачак. Арту күләме - 2,13 %...
-
Лениногорскилылар, фотога төшерергә ашыгыгыз
"Минем яшьлек буасы" дигән муниципаль фотоконкурс игълан ителә. Ул шәһәрдәге Набережная урамы, 33нче йорт адресы буенча урнашкан түбән сулыкны реконструкцияләп, тантаналы төстә ачу уңаеннан оештырыла. Фотоконкурс Лениногорск шәһәре һәм районында яшәүчеләр арасында уздырыла, яшь буенча чикләүләр юк. Конкурс 30 июньгә кадәр дәвам итә. Җиңүчеләр 1 июльдә сулык янында бүләкләнәчәк. Фотоэшләргә...
-
Татарстанда поезд пассажирларын эвакуацияләргә туры килгән
Гадәттән тыш хәл кичә Дәрвишләр бистәсендә булган. "Адлер - Новосибирск" поездында шикле пакет табылу сәбәпле 600 кешене эвакуацияләгәннәр. Поезд бер сәгатьтән артыграк вакытка тоткарланган. Кинологлар әлеге пакетны тикшергән, бәхеткә күрә бернинди дә куркыныч әйбер табылмаган. http://intertat.ru
-
Ураза тотучылар игътибарына
Иртәгә - 16 июнь көнне сәхәр тәмам 00:53, авыз ачу вакыты - 20:09.