15 август 2015 яңалыклары
-
Лениногорскида яшәүче Әхмәтшиннар гаиләсен котлыйбыз
1985 елның 16 августының матур бер көне. Нәкъ 30 ел элек Зәй-Каратай авылында туып үскән, уңган егет үзенең киләчәк тормышын төзү өчен чибәр, җыр-моңга гашыйк булган кыз белән чәчләрен чәчкә бәйләргә дип, Керкәле авылына юл тоткан... Бу яшь пар гаилә тормышын ныклы адымнар белән, бер-берсен санлап, әти-әниләренә мәрхәмәтле, дус-туганга ярдәмчел...
-
Лениногорскида трамплиннан сикерәчәкләр һәм 2-3 километрга йөгерәчәкләр
17 август көнне Лениногорскида трамплиннан чаңгыда сикерү ике төр ярыш буенча Бөтенроссия ярышларының беренче җәйге этабы үтәчәк. К-29 м һәм К-48 м трамплиннарыннан сикерәчәкләр. Шулай ук, 2-3 километрга йөгерү дә булачак. Башлана 10.00 сәгатьтә. Бүләкләү тантанасы да шул ук көнне булачак. "Олимпия резервы" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе
-
Лениногорск артистлары игенчеләргә концерт күрсәтте
Мәдәният сарае үзешчән артистларына һәрвакыт эш табылып, җырларга җае чыгып кына тора. Алар ел саен урак вакытында авылларга, кырга чыгып, хезмәт кешесен үзләренең җыр-моңнары белән ял иттерәләр. Җәй көне авыл халкының, бигрәк тә кырда эшләүчеләрнең концерт карау түгел, аның турында уйларга вакыты да юк. Ә болай агитбригада килеп, күңелне күтәреп...
-
Ришат Төхвәтуллин Роза Сабитова янына ни өчен барган?
Татар эстрадасының моңлы сандугачы Ришат Төхвәтуллин "Беренче канал"дагы "Давай поженимся" тапшыруы алып баручысы Роза Сабитова чакыруы буенча Мәскәүгә барды. Ни өчен Роза Ришатны чакырган соң? Бу атнада Роза кызын кияүгә биргән. Туйны Мәскәүнең иң текә рестораннарының берсендә гөрләтеп үткәргәннәр. Мәҗлескә ул Ришат Төхвәтуллинны да чакырган. Ришатыбыз рус эстрадасының Катя Лель,...
-
17 – 23 АВГУСТКА ЙОЛДЫЗНАМӘ
КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атна сезнең өчен уңышлы булачак. Нинди генә план корсагыз да, нәрсә генә эшләсәгез дә "бал да май" кебек булыр. Шунысы мөһим, бу атнада күп игътибар акчага юнәлтелер. Кая гына барсагыз да, үз кесәгездән түләргә туры килер. Кешедән бурычка алырга тырышмагыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, хезмәткәрләрегез сезгә карата игътибар күрсәтсә,...
-
Алкоголь продукциясен сәгать 22.00дан соң сату итүне белсәң, “Халык контроле”нә хәбәр ит
Татарстанлылар алкоголь һәм спиртлы продукцияләр әйләнеше өлкәсендәге кануннарны бозу очраклары турында "Халык контроле" мәгълүмати системасына хәбәр итә ала. Белүебезчә, сыра йә булмаса башка алкоголь составлы эчемлекләрне 22:00 сәгатьтән соң сату тыела. Төнлә исерткеч эчемлек белән сәүдә итү, шулай ук рөхсәтсез оешкан сәүдә объектларында алкогольле эчемлекләр сату, әлеге продукцияләрне лицензиясез йә...
-
Люция Снагатуллинадан алма рулеты
Кирәк булачак: 600 г алма, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 100 г эремчек, 100 г үсемлек мае, 1 йомырка, тәменә карап тоз. Әзерләү: Алмаларны кабыгыннан һәм үзәгеннән чистартып, юка итеп турыйбыз. Үсемлек мае белән эремчек кушып туглыйбыз, тоз салабыз һәм шуңа он салып, яхшылап болгатабыз. Килеп чыккан массаны...
-
Корбан нисабының күләме – 17 мең сум
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасының җыелышы уздырылды. Җыелышта мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, төбәк казыйлары, Голәмәләр шурасы вәкилләре катнашты. Җыелышта сүз Корбан бәйрәменә әзерлек турында барды, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Быел Корбан бәйрәме 24 сентябрьгә туры килә. Җыелышта...