Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

17 – 23 АВГУСТКА ЙОЛДЫЗНАМӘ

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атна сезнең өчен уңышлы булачак. Нинди генә план корсагыз да, нәрсә генә эшләсәгез дә "бал да май" кебек булыр. Шунысы мөһим, бу атнада күп игътибар акчага юнәлтелер. Кая гына барсагыз да, үз кесәгездән түләргә туры килер. Кешедән бурычка алырга тырышмагыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, хезмәт­кәрләрегез сезгә карата игътибар күрсәтсә,...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атна сезнең өчен уңышлы булачак. Нинди генә план корсагыз да, нәрсә генә эшләсәгез дә "бал да май" кебек булыр. Шунысы мөһим, бу атнада күп игътибар акчага юнәлтелер. Кая гына барсагыз да, үз кесәгездән түләргә туры килер. Кешедән бурычка алырга тырышмагыз.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, хезмәт­кәрләрегез сезгә карата игътибар күрсәтсә, сак булыгыз, монда нидер бар. Йә аларга нидер кирәк, йә сезне төп башына "утыртырга" җыеналар. Беркемгә дә бурычка акча бирмәгез. Үзегез дә сорамагыз һәм кредит алырга тырышмагыз.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, бу атна туганнарыгыз һәм якын кешеләрегез белән бергә үткәрү, яраткан эш белән шөгыльләнү өчен уңышлы. Атнаны тизрәк үткәрәм дип ашыгып эшләмәгез, үз җае белән барса уңышлырак булыр. Яхшы керем була калса үзегезгә бүләк ясагыз.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар, бу атнада финанс хәлегез тотрыклы, шулай да акчаны уңга-сулга туздырырга тырышмагыз. Эш мәсьәләсенә килгәндә, күптәнге хезмәттәшегез сезне кыен хәлдә калдырырга мөмкин. Вакыйгаларны зурга җибәрмәс өчен булган хәлләргә артык игътибар бирмәгез.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, бу атнада сез һәрвакыт күтәренке кәефтә булырсыз. Бернинди борчу-мәшәкать тә кәефегезне төшерә алмас. Сезнең эшкә дә, тормышка да булган җиңел карашыгыз башкаларны борчуга салуы ихтимал. Якыннарыгызга һәм туганнарыгызга игътибарыгыз кирәк.
КЫЗ (23.08-22.09)лар, сезнең өчен атна вак-төяк мәшәкатьләргә бай булыр. Шәхси тормыш белән бергә балаларга бәйле мәшәкатьләрне дә хәл итәргә туры киләчәк. Уңышлы булсын өчен бөтенесенә берьюлы алынмагыз, ә план төзеп рәттән башкарыгыз.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, бу атнада сезнең энергиягез ташып торыр. Күп планнарны чынга ашырырга теләрсез. Атна дәвамында күңелле һәм күңелсез хәлләр булуы ихтимал. Барысын да яхшыга юрагыз, беркемне дә гаепләмәгез, шулай ук үзегезне дә.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар, сезнең мөм­кинлекләр зурдан, бернәрсәне дә кулдан ычкындырмагыз. Хез­мәткәрләрегезнең нәр­­сәгә сәләтен хөрмәтләгез, бәлки эш мәсьәләсендә зур уңышларга ирешеп булыр. Банк картасы белән түләгән очракта игътибарлы булыгыз.
УКЧЫ (23.11-21.12)лар, бу атнада, бигрәк тә, финанс өлкәсе игътибар сорый. Акчагызны чамалап туздырыгыз, "банкрот" хәленә калуыгыз ихтимал. Чөнки хезмәт хакыгызны тоткарларга мөмкиннәр. Ял көннәрен гаиләгез белән табигать кочагында үткәрегез.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, сезнең бу атнада бөтен нәрсә уңышлы барыр. Кәефегез яхшы булыр. Эшегездә мөһим үзгәрешләр көтелми. Шулай да, сездән көнләшүчеләр бар, зыян эшләү юлына да барырга курыкмыйлар. Финанс өлкәсенә килгәндә, «кәшилүгегезне» кеше күзе алдында тотмагыз, югыйсә акчалар "аякланачак".
СУКОЯР (19.01-18.02)ларның бу атнасы хис-киче­решләргә бай булыр. Элек бергә эшләгән хезмәттәшегезне очратып, вакытыгызны бергә үткәрүегез ихтимал. Атна башында башлаган эшегезнең очы-кырые күренми әле. Шуңа күрә, мөһим карарлар кабул итәргә ашыкмагыз.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар, бу атнада ялгызларны яңа танышу-очрашулар көтә. Бәлки, очраган кешегез сезнең насыйптыр? Якыннарыгыз арасында сездән бүләк өмет итүчеләр дә табылыр. Шуңа тырышып җыйган акчагызны үзегезгә генә тотыгыз, бөтенесенең дә "капризы"на юл куеп булмый инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп 17 23 августа гороскоп йолдызнамэ