15 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Казанда Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлаштылар (фотолар)
Бүген Казанда Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу мәрасиме узды.
-
Зәй-Каратай авылы яңа китаплы булды
Авыл тарихына кагылышлы китап дөнья күрдеме, димәк, әлеге авыл турында үсеп килүче буын да, шушы авылда яшәүчеләр дә һәм читтә үз ягын сагынып яшәүчеләр өчен дә кадерле ядкарь булачак ул. “Зәй-Каратай каһарманнары” дигән яңа китап дөнья күрде.
-
Машина йөртү таныклыгын 16 яшьтән бирергә тәкъдим итәләр
Россиядә 16 яшьтән җиңел автомобиль белән идарә итүне рөхсәт итәргә тәкъдим иттеләр. Әлеге тәкъдим белән Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Михаил Черниковка мөрәҗәгать итте.
-
РФ мәдәният министры: Татарстанда уникаль эш алып барыла
Ольга Любимова эшлекле визит белән республикага килде.
-
Татарстанда гошер сәдакасын тапшыра башладылар
Татарстанда гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе старт алды.
-
Быел «Татарча диктант» онлайн форматта узачак
Татар теленнән белем тикшерү «Татарча диктант» дөньякүләм акциясе 2020 елның 26 сентябрендә онлайн форматта узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим хәбәр итте.
-
15 сентябрьгә Лениногорскида коронавирусның яңа очрагы теркәлгән
Татарстанда 15 сентябрь көненә 22 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән. Шуның берсе - Лениногорскида ачыкланган.
-
Россиядә ана капиталы күләме артачак
Киләсе елда Россиядә ана капиталы 3,7 процентка артачак. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
-
Лениногорскиның яшь теннисчысы – җиңүче
Лениногорскидан яшь теннисчы Рената Гәрәева ике турнирда җиңүче була.
-
Татарстанда студентлар хезмәт инклюзив отряды эшли башлаячак
1 октябрьдән энергоуниверситет базасында Татарстанда студентлар хезмәт инклюзив отряды гамәлгә ашырыла башлаячак, әлеге проект Росмолодежьдан «Территория смыслов» форумында 100 000 грант отты.
-
Грильдә... персиклар!
Ә кайвакыт беркайчан да татып карамаган ризык әзерлисе килә! Нәкъ менә шундый очрак өчен грильдә пешкән персиклар килешер. Балалар туган көненә дә, кунакларны гаҗәпләндерергә дә менә дигән десерт бу!
-
31 декабрь ял көне?
РФ Хезмәт министрлыгында ял көннәрен күчерү турында проект эшләнде.