15 сентябрьгә Лениногорскида коронавирусның яңа очрагы теркәлгән
Татарстанда 15 сентябрь көненә 22 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән. Шуның берсе - Лениногорскида ачыкланган.
22 очракның барысы да контакт нәтиҗәсендә, 8 кеше хастаханәдә, 14 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр - 1 очрак; 18-30 - 3 очрак;
30-50 - 6 очрак; 50-60 - 4 очрак;
60-70 - 6 очрак; 70-80 - 2 очрак;
80-90 һәм 90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында юк.
Шәһәр һәм районнар географиясе:
Казан – 11 очрак
Чаллы – 1
Арча – 3
Буа -1
Югары Ослан – 1
Яшел Үзән – 1
Кайбыч – 1
Лениногорск – 1
Питрәч – 1
Спас -1
15 сентябрьгә Татарстанда 6880 COVID-19 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев