15 октябрь 2015 яңалыклары
-
Татарстанның бер районында балыкчыны явызларча үтерүчеләр тоткарланды (фото)
Тикшерү фаразлары буенча, руль артында Фәнис Ситдыйков булган "Лада" машинасы Сергейның "Шевроле-Нива"сы белән бәрелешә. Исерекләр Сергейның артыннан куа башлыйлар. Куркыныч янавын аңлаган Сергей бу хакта "112" коткару номерына да хәбәр итә. Ләкин соң була инде. "Лада" машинасындагылар "Шевроле" әйләнеп капланырлык итеп юлны кистерәләр. Шуннан Сергейны басуда кулларын бәйләп, көрәк белән...
-
ЗАГС хезмәткәрләре тиздән яңа костюм киячәк
Казан шәһәрендә "Регистратор" конкурсы үткән. Ул ЗАГС хезмәткәрләренең киләчәктә яшь парларны махсус кием киеп каршы алу темасына багышланган. ЗАГС идарәсе хәбәр итүенчә, анда шәһәрнең актив яшьләре, дизайнерлар, иҗади хезмәт эшлеклеләре катнашкан. Җиңүче исеменә Россиядә җитештерелүче дизайнерлар киемнәрен тәкъдим итүче компания лаек булган. Казан шәһәре ЗАГСларында тиздән шушындый төрдәге (фотода) костюмнар...
-
Халыкара музыкаль бәйгедә Татарстан кызына урын түгел, 2 млн биргәннәр
20 яшьлек татарстанлы кыз Сочида узган халыкара музыкаль бәйгедә Россия данын яклап чыгыш ясаган. Аның белән бергә Россия данын яклаучылар Guru Groove Foundation төркеме һәм җырчы Олег Сидоров булган. Казаннан Камила Измайлова бәйгедә урын алуга ирешмәгән, әмма аңа махсус приз биргәннәр - ике миллион сум акча һәм «Югра» банкыннан клип...
-
Кәрәзле телефон яшереп биргәне өчен җаваплылыкка тартылган
Иске Писмәндә яшәүче бер хатын-кыз вакытлыча изоляторда торучы кешегә кәрәзле телефон тапшырганы өчен административ җаваплылыкка тартыла, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге. Ул сумкага телефонны яшереп, шул сумканы тапшырмакчы булган, ләкин полиция хезмәткәрләре тикшергәндә моны күреп ала. 1982 елгы хатын-кыз үз гаебен танымый, судка да килми. Шәһәр суды эшне тикшергәннән...
-
Лениногорскида берәү берничә машинаны бәрдергән
13 октябрь көнне 18 сәгать 50 минутта 29 яшьлек "БМВ-730" машина йөртүчесе югары тизлек белән парковкада торган берьюлы 5 машинага бәрелә. Бу хәл Лениногорскиның Чайковский урамында була. "БМВ-730" машинасында җәйге тәгәрмәчләр алыштырылмаган була һәм аның хуҗасы идарәне югалту нәтиҗәсендә парковкада торган машиналарга килеп бәрелә дә инде.
-
Миңлегөл Хәсәншинадан яңа төрле кыстыбый камыры рецепты
1 аш кашыгы көнбагыш мае, чеметем тоз һәм ярты, яки бер стаканга якын онга кайнап торган су коясын һәм шуны нык итеп, төерләрен калдырмыйча басасың. Аннан соң, камыр суынгач, кирәк хәтле он кушып җәймәләрне табада пешерәсең дә бэрэнге эчлеген кушып кыстыбый ясыйсың.
-
Лениногорскиның бер кибетеннән яшерен алкоголь алынган
Күптән түгел Лениногорскиның бер кибетеннән 43 литрдан артык яшерен алкоголь алынган. Шулай ук, 4 данә 5 литрлы канистрлар белән спирт, билгесе булмаган 50 шешә "Царская охота" аракысы, "Трактория" аракысы, 95 процентлы этил спирт һәм 75 процентлы "Хлебная люкс" косметик лосьоны да табыла.
-
Модага никах татуировкалары керә башлаган (ФОТО)
Тормыш иптәшегез никах балдагын гел киеп йөриме яисә кеше алдына чыкканда салып яшереп куямы? Бүтән мондый уйлар уйлап хәсрәтләнеп йөрисе булмаячак - модага балдак һәм сөю символы сурәтендәге татуировкалар керә, дип яза "Газета.ру". Үзегез беләсез, мондый "балдакларны" хәтта аерылышкан очракта да салуы авыр булачак. Сезнең фикерләрегез нинди, фотоларга күз салыгыз...
-
Аракы сатуны тыячаклар
Әлеге фикерне россия кулланучылар хокукын яклау (Роспотребнадзор) идарәсе дә хуплаган. Җомга көнне исерткеч эчемлекләр сатуны тыеп, халыкның аз булса да эчүен киметү турында Мәскәүдә күптән күтәреп чыкканнар иде инде. Шул рәвешле Мәскәүдә сынау узган канун, нәтиҗәле булган очракта, башка төбәкләргә дә кертелергә тиеш иде. Ләкин ул кичектерелде. Ә менә Санкт-Петербургта...
-
Лениногорскида бүгенгә һава торышы
16 октябрь көнне көн дәвамында яңгыр һәм кар явуы көтелә. Температура көндез +4, төнлә +1 градус. 17 октябрь көнне болытлы көн көтелә. Температура көндез +4, төнлә -1 градус.
-
Күпкатлы йортларда тәмәке тартырга рөхсәт иттеләр
Бүгеннән башлап Россиядә тәмәке тарту урыннарына кагылышлы яңа таләпләр гамәлгә керде. Алар буенча күпкатлы йортларда һәм ерак араларга йөзә торган теплоходларда тәмәке тарту өчен махсус урыннар булдыру рөхсәт ителде. Яңа таләпләр Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Төзелеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән. Әлеге җаваплы идарәчелекләр күпкатлы йортларның подъездларында һәм ерак араларга йөри...