Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанның бер районында балыкчыны явызларча үтерүчеләр тоткарланды (фото)

Тикшерү фаразлары буенча, руль артында Фәнис Ситдыйков булган "Лада" машинасы Сергейның "Шевроле-Нива"сы белән бәрелешә. Исерекләр Сергейның артыннан куа башлыйлар. Куркыныч янавын аңлаган Сергей бу хакта "112" коткару номерына да хәбәр итә. Ләкин соң була инде. "Лада" машинасындагылар "Шевроле" әйләнеп капланырлык итеп юлны кистерәләр. Шуннан Сергейны басуда кулларын бәйләп, көрәк белән...

Тикшерү фаразлары буенча, руль артында Фәнис Ситдыйков булган "Лада" машинасы Сергейның "Шевроле-Нива"сы белән бәрелешә.
Исерекләр Сергейның артыннан куа башлыйлар. Куркыныч янавын аңлаган Сергей бу хакта "112" коткару номерына да хәбәр итә. Ләкин соң була инде.
"Лада" машинасындагылар "Шевроле" әйләнеп капланырлык итеп юлны кистерәләр. Шуннан Сергейны басуда кулларын бәйләп, көрәк белән кыйныйлар һәм яшәү билгесе бирми башлагач машинасына сөйрәп кертәләр.
Шуннан алар өйләренә кайтып китә, абыйсы йокларга ята, ә кечкенә туганы канистра белән бензин алып килеп машинага ут төртә.
Бүген Лаеш районы суды абыйлы-энеле Ситдыйковларны сак астына алу турында карар чыгарды. Тикшерү эше дәвам иткән вакытта алар 13 декабрьгә кадәр сак астында булачак. Суд утырышы барышында алар үз гаепләрен таныган, туганнарыннан гафу үтенгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: убитый рыбак в Лаишевском районе жестоко убили рыбака