15 декабрь 2018 яңалыклары
-
Яңа ел табынына бал белән әзерләнгән каз
Кирәк булачак: 1 каз, 100 г бал, 1 лимон, 1 баш сарымсак, 2 әфлисун, 7-8 бәрәңге, 1 кишер, тоз, борыч, тәмләткеч, бизәү өчен яшел суган, петрушка, укроп һ.б.
-
Лениногорскилылар, бер шимбә эшлибез
Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте карары нигезендә 29 декабрьдәге шимбә ялы дүшәмбе 31 декабрьгә күчерелә.
-
Россиядә Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру тәртибенә үзгәрешләр кертелде
11 сыйныф укучылары инглиз, француз, немец, испан яки кытай телләре буенча БДИ бирә алачак.
-
Лениногорскилылар, егылуның да җае бар
Егылуның да рәте бар! Казан табиблары кышкы чорда әнә шул кагыйдәне истән чыгармаска чакыра.
-
Шөгерлеләр чыршы ачылу тантанасына дәшә
Иртәгә, 16 декабрь көнне, Шөгердә төп чыршыны ачу тантанасы узачак, дип хәбәр итәләр ВК төркемендә.
-
Лениногорскилыларга товарны кире кайтару турында
Товар кайтарганда шушы киңәшләрне тотыгыз.
-
Лениногорскилы Фәния Хисамиева һәр шимбә чаңгыда йөри (Фотолар)
Шәһәрдәшебез Фәния Хисамиева беренчеләрдән булып безгә фотосын юллады.
-
Лениногорскилылар, Яңа елга әзерлек ничек бара?
Күп калмады Яңа елга да. Җиһанга кыш хуҗа. Күргәнсездер, бөтен җирдә бәйрәм рухы хөкем сөрә.
-
Лениногорскилылар, сез чаңгыда йөрергә яратасызмы? (Фотолар)
Районыбызда спорт яраткан, сәламәт тормыш алып баручылар байтак.
-
Әни, өй эшемне әзерләдеңме?
Кайсы гына әти-әнигә баласына өй эше әзерләшергә туры килмәгән икән. Кайберләре ярдәм итеп кенә калмыйча, тулысынча диярлек бу эшне башкара.
-
Кирлегәчнең "Ихлас" фольклор төркеме Яңа елга әзерләнә
Кирлегәч авылының "Ихлас" фольклор төркеменең бу көннәрдә эше тыгыз.
-
Мич морҗасы төтенне дөрес суырмаганга, бер ир-ат янып үлгән
Минзәләдә шәхси йортта янгын чыгып, бер ир-ат һәлак булган. Янгын мичнең морҗасы дөрес эшләмәгәнгә килеп чыккан. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
-
Россиядә тизлеген сәгатенә 20 чакрымга арттыручыларга штрафны кире кайтарырга телиләр
(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте Эчке эшләр һәм Транспорт министрлыкларына сәгатенә 20 чакрымга тизлеген арттыручыларга штрафларны кайтару өчен тәкъдимнәр ззерләргә йөкләде. Бу хакта “РИА-Новости” хәбәр итә.