Лениногорскилылар, егылуның да җае бар
Егылуның да рәте бар! Казан табиблары кышкы чорда әнә шул кагыйдәне истән чыгармаска чакыра.
Әле кыш рәтләп башланырга да өлгермәде, башкала травпунктларына мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан инде. Табиблар: “Зәмһәрир суыклар башлангач, ни булыр?” – дип баш вата.
Республика клиник хастаханәсендәге икенче җәрәхәтләнү үзәгенең кабул итү бүлеге мөдире Сәяр Сираҗетдинов сүзләренә караганда, үзәктә 250 кешегә исәпләнгән койкаларның бүген нибары 50се генә буш. Башка вакытта бүлеккә атнасына 500-600ләп кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булса, узган атнада андыйлар саны 1 меннән артып киткән. “Зыян күрүчеләрнең барысы да диярлек – урта яшьтә. 60 яшьтән өлкәнрәкләр нибары 10 процентны гына тәшкил итә”, – ди табиб. Нигездә эш яшендәгеләрнең имгәнүе гаҗәп түгел. Гел каядыр ашыгабыз, кабаланабыз. Сөртенеп егылмасак, еш кына аяк астында ни ятканын да күрмибез. Бозлавыкны әйткән дә юк инде! Кыш көне имгәнүчеләр саны артуга вакытында тиешенчә чистартылмаган юл һәм тротуарлар да гаепле, билгеле.
Шулай да иң төп сәбәпне белгеч дөрес итеп егыла белмәвебездә күрә. “Аяк таеп китүгә, күпләр кулын алга чыгара, тизрәк аягын бөгәргә ашыга. Нәтиҗәдә сыну, сөяк чыгу, бәрелү-сугылу кебек күпсанлы җәрәхәтләр алына. Шуңа күрә аяк тайганны сизүгә үк утырырга, шул рәвешле егылу биеклеген киметергә тырышыгыз, кул-аякларыгызны гәүдәгезгә кысыгыз. Умырткалыкны җәрәхәтләүдән саклау өчен аркага түгел, ян-якка егылырга тырышыгыз”, – ди Сәяр Сираҗетдинов.Бу кагыйдәләрне балалар да белеп торса хәерле. Ник дигәндә, кышкы чорда сабыйлар арасында имгәнү очраклары да өч мәртәбә диярлек арта ди табиблар. Узган атнада Республика клиник балалар хастаханәсенә 515 сабыйны алып килгәннәр. Алда исә каникул көтә. Бу очракта таякның юан башы ата-ана җилкәсенә төшә. “Татар-Информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында да аларга кат-кат мөрәҗәгать итте табиблар. “Балаларга һәрчак күз-колак булыгыз! “Ватрушка” дигән җайланма ярдәмендә тау шууның зыяны санап бетергесез. Ул ядрә белән бер. Анда шуганда бала түгәрәктән очып чыгып, агачка, бер төркем кешеләр өстенә – кыскасы, теләсә кайсы урынга килеп бәрелергә мөмкин. “Ватрушка” дигән афәт уйлап табылганнан соң, таудан шуган балалар арасында имгәнү очраклары өч мәртәбә (!) артты. Иң куркынычы шул: анда шуган балаларның күп очракта умыртка баганасы сына”, – дип кисәтә хастаханәнең җәрәхәтләнү-ортопедия бүлеге мөдире Алексей Глушков. Дөрес, әлегә “ватрушка” белән тау шуганда имгәнүчеләр саны алай ук күп түгел икән. Шулай да башкала травпунктларына көнгә ике-өч кеше шундый гозер белән мөрәҗәгать итә.
“Балагыз таудан чана шуганда арт саны белән бозга бәрелсә, тыны кысылып, эче авырта башласа, кичекмәстән табиб чакыртыгыз. Бу очракта үз белдеклегегез белән генә берничек ярдәм итә алмаячаксыз. Баланы утырта күрмәгез. Табиблар килеп җиткәнне басып яки яткан килеш кенә көтсен”, – ди Глушков. Елның елында балалар арасында кар атышып уйнаганда битен җәрәхәтләүчеләр, салкында тимергә телен тидереп караучылар да очрый. “Бала нинди генә җәрәхәт алса да, табиблар килеп җиткәнче аңа дару бирергә ашыкмагыз. Юкса операция ясарга туры килсә, фәлән сәгать элек эчелгән дару наркоз тәэсиренә тискәре йогынты ясаячак”, – ди белгеч. Алда телгә алынган киңәшләрдән тыш имгәнгән урынга салкын әйбер куеп торырга кирәклеген дә истән чыгармагыз. Җәрәхәтләнгән аяк-кулларны исә селкенмәслек итеп бәйләп куярга кирәк.
Чыганак:https://www.vatantat.ru
Фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев