16 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Лениногорск эчке эшләр бүлегендә яңа җитәкче
Бүген Лениногорскига эшлекле визит белән Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин килде.
-
Тимер җитмәсә
Табиблар фикеренчә, ит ашамаучы кешеләргә тимергә бай препаратлар эчәргә кирәк. Ләкин аларны табиб белән киңәшми торып кабул итәргә ярамый.
-
Илһам Шакиров вафат булган
Бу хакта "Татар-информ"ның үз чыганаклары хәбәр итте.
-
Татарстанда 2018 елда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны ике тапкыр кимегән
Узган ел Татарстан юлларында 377 кешенең гомере өзелгән.
-
Юстиция министрлыгы базасында бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәге төзеләчәк
"2019 елда бушлай юридик ярдәм күрсәтү эшен көчәйтү бурычын куябыз", - диде Татарстанның юстиция министры.
-
Британия табибы ракның төп җиде билгесе турында сөйләде
“Сез шикләнгән авыру билгеләрен тикшереп, табибларның вакытын юкка сарыф итмисез”, - ди эксперт.
-
Чаллыда прокуратура эпилепсияле мәктәп укучысын кыйнау турындагы мәгълүматны тикшерә
(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ"). Чаллыда прокуратура эпилепсия белән авыручы мәктәп укучысын кыйлау турындагы мәгълүматны тикшерә, дип хәбәр итте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
-
Татарстанда бала табучыларга бирелә торган сертификат электрон форматка күчереләчәк
2018 елда Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды 146 меңнән артык бала тудыру сертификаты түләгән.
-
Россиядә юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү өчен мобиль кушымта булдырылачак
Әлеге кушымтадан полиция хезмәткәрләреннән башка рәсмиләштерергә мөмкин булган авариягә эләккән машина йөртүчеләр файдалана алачак.
-
Татарстанда янып беткән "Лада"да ир-ат мәетен тапканнар
Төнлә Яшел Үзәндә янгын сүндерүчеләр янып беткән "Лада"да ир-ат мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Лениногорск көрәшчесе республика җыелмасы составына керде
12 гыйнвар көнне Әлмәттә грек-рим көрәше буенча Республика беренчелеге узды.
-
Лениногорскида картинг буенча ярышларга узачак
Лениногорскида 20 гыйнварда картинг буенча ярышлар узачак.
-
Россия Хөкүмәте балалы гаиләләр өчен ипотека буенча яңа ташламаларны килештерде
Биредә ташламалы процент ставкасы чорын арттыру яки кредит түләү дәверендә ташламалы процент ставкасын билгеләүгә бәйле яңалыклар турында сүз бара.
-
Дачаларны теркәүнең гадиләштерелгән тәртибе 1 мартта төгәлләнә
Мондый тәртип үз йортын төзеп бетергән кешеләр өчен аеруча актуаль. Бу аларның тормышын күпкә җиңеләйтәчәк.
-
Лениногорскилыларга 16 гыйнварга һава торышы турында
Республика Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 16 гыйнварда болытлы көн көтелә.