Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Чаллыда прокуратура эпилепсияле мәктәп укучысын кыйнау турындагы мәгълүматны тикшерә

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ"). Чаллыда прокуратура эпилепсия белән авыручы мәктәп укучысын кыйлау турындагы мәгълүматны тикшерә, дип хәбәр итте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

 

"Прокуратура социаль челтәрләрдә эпилепсия белән авыручы малайны кыйнау турында таралган мәгълүматны тикшерә. Әлеге хәл ачыкланып расланган очракта, ул тикшереләчәк. Шулай ук мәктәп администрациясе тарафыннан учреждение территориясендә куркынычсызлыкны тәэмин итү бурычларын үтәү ачыкланачак", – дип шәрехләделәр прокуратурада.

Бүген социаль челтәрләрдә ике бишенче сыйныф укучысы классташларын кыйнау турында аноним пост пәйда булды.

"Авыру баланы ничек итеп кыйнарга?! Кыргыйлар буыны үсә! Тәрбиясез, әдәпсез, алар урамда картларны да кыйный ала бит! Баланы мәктәпкә җибәрү куркыныч", — дип язган социаль челтәрләрдән кулланучы.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/16/178906/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев