16 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Лениногорскида көн саен кар чыгаралар
Лениногорскида 15 гыйнварда көндезге вакытта «БлагСтройДорХоз» җәмгыяте, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары көче белән шәһәрнең үзәк мәйданыннан 600 куб. м. дан артык кар чыгарылды. Шулай ук шәһәр урамнарын һәм ишегалды территорияләрен чистарту эшләре башкарылды.
-
Путин Мишустинны Премьер-министр итеп билгеләү турындагы указга кул куйды
Россия президенты Владимир Путин Премьер-министр итеп Михаил Мишустинны билгеләү турындагы указга кул куйды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
Туган якны өйрәнү музеенда Советлар Союзы Герое Самат Садриевка багышланган чара узды
Лениногорскиның туган якны өйрәнү музеенда Лениногорск районында туган Советлар Союзы Герое Самат Садриевның тууына 100 ел тулуга багышланган чара узды.
-
Лениногорскиның Р.Шиһап исемендәге халык театры режиссеры Мәдинә Сафиуллинаның юбилей кичәсе узды (фотолар)
Лениногорск Мәдәният сараенда Р.Шиһап исемендәге Лениногорск халык театры режиссеры Мәдинә Сафиуллина юбилей кичәсен уздырды.
-
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтеннән соң машина янган, ике кеше зыян күргән
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтеннән соң янган машинада ике кеше зыян күргән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
-
Казан Кремлендә ТАССРның 100 еллыгы флагы җилферди
Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясе мәйданында ТАССРның 100 еллыгы флагын күтәрү тантанасы узды. ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров 2018 елның 19 декабрендә ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтүгә старт бирелүен искәртте.
-
Анастасия Заворотнюкның кызы үзенең туган көнен клиникада әнисе янында билгеләп үткән
Шушы көннәрдә төрле чыганаклар актрисаны хастаханәдән чыгарулары турында язды — янәсе табиблар көчсез булып чыкты һәм аны дәвалауны дәвам итүнең мәгънәсен күрми.
-
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кешенең ничә яшендә васыятьнамә язарга тиешлеген әйтте
Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кешенең ничә яшендә васыятьнамә язрга тиешлеге турында әйтте. Бу хакта мәчеттә оештырыла торган бәйгеләргә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.
-
Зәй-Каратайда тәрбиягә алынган Рабига әбигә 90 яшь тулды
Зәй-Каратай авылында яшәүче тыл ветераны Рабига Вәлиулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Өйдә эт булу шизофрения авыруының үсеш куркынычын киметкән
Кечкенәдән йорт этләре белән уйнау шизофрения барлыкка килү ихтималын киметә. Роберт Йолкен җитәкчелегендә Джонс Хопкинсның Медицина мәктәбе Америка тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта N+1 басмасы PLoS ONE журналында галимнәр мәкаләсенә сылтама белән хәбәр итә.
-
Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керде
Россия Президенты Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән барлык төзәтмәләр буенча референдум үткәрергә кирәклеген белдерде.
-
Россия Премьер-министры вазифасына кандидат тәкъдим иттеләр
Владимир Путин Дәүләт Думасына Россия Премьер-министры вазифасына Федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мишустин кандидатурасын керткән, дип хәбәр итә Кремль сайты.