Россия президенты Владимир Путин Премьер-министр итеп Михаил Мишустинны билгеләү турындагы указга кул куйды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Документ кул куелган көннән үз көченә керә.
Бүген Дәүләт Думасы Мишустинны Хөкүмәт рәисе вазифасында раслады, ачык тавыш бирүдә аның кандидатурасын 383 депутат хуплады, каршы чыгучы булмады, 41 депутат битараф булды.
Фото: president.tatar.ru
Нет комментариев