16 март 2016 яңалыклары
-
Татарстанда ун яшьлек малай асылынып үлгән
Әлеге фаҗига кичә Лаеш шәһәрендә була. Ул көнне әтисе малаен мәктәптән өйгә кайтара да үзе эшкә китә. Ике сәгатьтән кабат кайтса, ишекне ача алмый, ватып керә һәм асылынган улын күреп ала. Беренчел мәгълүматлар буенча, малай - яхшы хәлле гаиләдән, яхшы укыган, бокс белән шөгыльләнгән. Тирә-яктагылар үз-үзен тотышында үзгәрешләр сизмәгән. Әлеге...
-
Әби орлык урлаган. 1930 сумга
Чаллының бер кибетендә орлык урлаган 61 яшьлек пенсионер ханымны тоткарлаганнар. Ул киштәдән бер өлеш орлыкны кәрзиненә салган, бер өлешен кесәсенә тутырган. Чыгып барганда аны куркынычсызлык службасы хезмәткәре туктаткан. Хәзер әбине караклык маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы көтә. Ул 1930 сумлык орлык урлаган. Сатып баерга уйлаган, күрәсең. http://www.almet-rt.ru/
-
Урдалыда оста куллы Хәдичә апа яши (фотолар)
Урдалы авылында кул эшенә оста хатын-кызлар шактый. Хатын-кыз бит ул тегәргә дә, бәйләргә дә, чигү эшен дә белергә тиеш. Ә менә авылдашым Хәдичә апа Вагыйзова бу эшләрнең барысын да булдыра. Аның үз куллары белән чиккән мендәр тышлары күз явын ала. "Рәсемнәрен дә үзем уйлап чыгарып төшерәм," - ди ул. Җепләрнең...
-
Автомобилен алып китүче эвакуаторны куганда ир-ат үлгән
39 яшьлек түбәнновгородлы үз автомобилен эвакуатор алып китүен күреп, аны чабып куып тотарга маташа. Ләкин шул вакытта аның хәле начарланып китә һәм ул җәяүле аркылы юлында ятып үлә. Вакыйга урынына килгән ашыгыч ярдәм экипажы аның яшәү билгеләре бирмәвен раслый. Ир-ат йөрәк өянәгеннән үлә. Чыганак: http://ntrtv.ru/?newsid=32579 Фото: moe-online.ru
-
Лениногорскида кайбер тапшырулар күрсәтмәячәк
21 мартта Лениногорск телеүзәгендә планлы ремонт-профилактика эшләре алып барылачак. Шул сәбәпле, ул көнне иртәнге 8дән 16.00 гәчә җиһазлары телеүзәктә урнашкан телерадиокомпанияләрнең тапшырулары күрсәтмәячәк.
-
Лениногорскида мәктәп укучылары кайчан каникулга чыга?
21 мартта Лениногорск мәктәпләрендә каникуллар башлана. Ул 29 мартка кадәр дәвам итеп, укучылар барлыгы 9 көн ял итәчәк. 30 мартта дүртенче чирек башлана. файдалы яллар телибез сезгә! Мәгариф идарәсе матбугат үзәге
-
Министр язгы чәчүнең кайчан башланачагын хәбәр итте
Быел яз уртача киләчәк һәм Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы чәчүгә апрельнең беренче декадасы, ә кайбер районнар 1 числоларда ук төшәчәк. -Барысы да, быел яз иртә килә, дигән иде, әмма, күрүебезчә, безгә кабат кыш әйләнеп кайтты. Илнең көньяк районнарында, гадәттәгедән берничә атнага иртәрәк чәчү эшләрен башлап җибәргәннәр. Алар, салкыннар кире...
-
Яшь гаилә фатир сатып алган, анда үлгән кешегә тап булганнар
Бу хәл Нижегородской өлкәсендә була. Фатир сатып-алу эшләре вакытында сатучы да, сатып алучы да шкафта үлгән кеше яшерелүе турында берни белми. Фатир элек бер хатын-кызныкы була, тик анда абыйсы яши. Бер бәйрәм вакытында тавыш чыгып, ул бер хатын-кызны үтерү белән тәмамлана, дип яза gazeta.ru. Ачкычны яңа хуҗаларына бирер алдыннан фатирны...
-
ЧЕБУРЕК ПЕШЕРӘБЕЗ
Камыр: 2 йомырка 80 г атланмай 4 стакан он 1 стакан су тоз эчлек: 800 г ит фаршы 300 г яшел суган кыягы 2-3 суган 1 йомырка тоз, борыч кыздыру өчен үсемлек мае Тоз сибеп тугланган йомырканы эретелгән суык майга салырга. Аз-азлап он, салкын су өстәргә. Каты камыр басарга. Эчлек...
-
Лениногорск районына энергия саклауда нәтиҗәле эшчәнлеге өчен дипломнар тапшырылды
Конкурс җиңүчеләрен республика хөкүмәтенең әлеге темага багышланган утырышы вакытында бүләкләделәр. «Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда энергияне сакчыл куллану һәм энергетик нәтиҗәлелекне артыру" дәүләт программасын тормышка ашыруда уңышлы эшләве өчен Лениногорск муниципаль районына диплом тапшырылды. Шулай ук энергияне сакчыл куллануны пропагандалаучы иң яхшы матбугат чарасы номинациясендә "Лениногоские вести" газеты диплом белән бүләкләнде.
-
Россия Президентын хурлаган өчен җәза булачак
Дәүләт думасында Россия Президентының намусын һәм абруен яклый торган закон әзерләүгә керешкәннәр. Депутат Роман Худяков әлеге идеясен 1990 елгы законга нигезләнеп эшләгән, дип хәбәр итә "Известия" газетасы. Мондый эшкә депутат YouTube хостингында Президентны хурлый торган видероликлар күргәч тотынган. Закон өстендә эшли башлау белән берьюлы, җинаять эше кузгату турында Юрий Чайкага...
-
Ивановкага җырчы Александр Володин килгән
Узган ял көнне үзенең концерт программасы белән Ивановка мәдәният йортына җырчы Александр Володин килде, дип хәбәр итә шушы авылдан Гөлфия Хәлилова. Ул барлык залдагы кешене бәйрәм белән котлады, шулай ук безнең авыл турында җыр бүләк итте. Автор-башкаручы үзенең җырларын һәм эстрада җырларын башкарды. Залдагы халык аны басып алкышлады, моңлы, җанга...
-
Баланы мендәр белән каплап үтерергә җыенган бала караучы 9 ел төрмәдә утырачак
Казанның Идел буе районы суды 30 яшьлек Оксана Клейманга карата җинаять эшен карады. Ул РФ ҖК ның 30 маддәсе 3 бүлеге һәм 105 маддәсенең 2 өлеше "в" пунктында ("Кече яшьтәге баланы үтермәкче булу") каралган җинаять кылуда гаепле, дип танылды. Судта белдерелгәнчә, 2014 елның август башында Патрикеевлар гаиләсендә игезәк балаларны караучы...