16 март 2018 яңалыклары
-
Лениногорскилы полиция хезмәткәренә суккан өчен 30 мең сум штраф түлиячәк
Лениногорскида 32 яшьлек ирне хөкем иттеләр. Ул 2017 елның ноябрендә исерек килеш, полиция бүлегендә ике тапкыр хокук сакчысының башына суга. Үз гаебен ул тулысынча таный. Суд аңа дәүләт файдасына 30 мең сумлык штраф салган. Чыганагы: https://www.prokrt.ru/info/novosti-prokuratur/6976/
-
Лениногорскида ялларда нинди фильмнар күрсәтеләчәк (афиша)
-
Алабугада яшәүче 63 яшьлек хатын пенсия акчасын сораган кызын чәнчеп үтергән
15 март төнендә республиканың Алабуга шәһәрендә 63 һәм 41 яшьлек әниле-кызлы ике хатын-кыз арасында гауга чыга. Күкрәк читлегенә пычак белән ике тапкыр чәнчелгән 41 яшьлек хатын хастаханәгә китерелә, әмма берничә сәгатьтән җан бирә. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитеты Татарстан буенча идарәсенең Алабуга шәһәре буенча тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының...
-
Сайлаулар көнендә Татарстанда буран һәм көчле җил булачак
18 мартта юлларда урыны белән бозлавык һәм кар көртләре көтелә. 18 мартта, Россиядә Президент сайлаулары көнендә, Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә һава шартлары начарлануы көтелә. Синоптиклар кисәткәнчә, кар явачак, буран чыгачак, күз күреме 500 метрдан да ким булырга мөмкин. Татарстанда иртән һәм көндез көнчыгыштан секундына 15-20 метр тизлектә җил...
-
Татарстанда 40 яшьлек ир-ат станокта ике кулын да өздергән
Татарстанда 40 яшьлек ир-ат станокта ике кулын да өздергән, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Фаҗига кичә Тукай районының Биклән авыл җирлеге территориясендә булган. Станокта эшләгән вакытта ир-атның куллары агрегатка кереп киткән. Нәтиҗәдә, эшченең ике кулы да өзелгән. Хәзерге вакытта...
-
Бәрәңге пәрәмәче пешерәбез - Лениногорск хуҗабикәләренә тәмле рецепт
Камыр өчен: 2 йомырка 250 мл су 100 г сыер мае яки маргарин 1 аш кашыгы шикәр комы тәменчә тоз 500-700 г он Эчлек өчен: 800-900 г чистартылган бәрәңге 130 г сыер мае 150 мл сөт 1,5 бал калагы тоз 1 йомырка Бөтен әйберне кушып, төче камыр камыр басабыз. Камырны...
-
“Югалган”, адашкан ... (тормыштан)
Камилә кәрәзле телефоны экранында таныш булмаган номерны күргәч, алыргамы-юкмы икән дип бераз икеләнеп торды. "Сезгә "Хыял" рестораныннан шалтыратабыз, - диделәр трубканың икенче ягында. Кем шалтырата ? - Бер үтенечебез бар иде, зинһар, азагына кадәр тыңлап бетерегез әле, - дип ашыга-ашыга сөйли башлады таныш булмаган бер хатын. - Мин әлеге ресторанның...
-
Яңа Шөгер мәчетендә "Мөслимәт" мөселманнар җәмгыятенең күчмә җыелышы узды
Җыелышта Шөгер мөслимәләре оешмасы оештыру турында сүз булды. Ремонттан соң биредә җыелышлар, утырышлар уздыру өчен урын барлыкка килгән, уңай шартлар туган. Мондый зур эшкә өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерәбез. Җыелыш бергәләп намаз, догалар уку, чәй эчү белән дәвам итте. Лениногорск шәһәре мөхтәсибәте
-
Казан авиация заводы түбәсе ишелеп, астагы машинаны изгән (ФОТО)
Бүген Горбунов исемендәге Казан авиация заводы түбәсе өлешчә ишелеп, астагы Toyota Land Cruiser өстенә кирпечләр коелып төшкән. Зыянның күләме исәпләнә. Кайбер фаразлар буенча әлеге машина оешманың генераль директорыныкы булырга мөмкин. http://matbugat.ru/
-
Әлмәттә укучы баланы эт тешләгән
Әлмәттә 3 нче мәктәп янында бер малайга хуҗасыз этләр ташланган. Бу хакта баланың әнисе "Халык контроле"нә язган. - Бер ай инде балалар мәктәпкә йөрергә курка. 3 нче мәктәп янында аларга этләр ташлана. Олы улымны эт тешләде. Кечкенәсе кибеттән кайтканда Герцен урамында этләр ташланган. Ул кулындагы пакеты белән алардан котылмакчы булган....
-
2018 елда Татарстанда арендалы торак программасы буенча 730 фатир төзеләчәк
2018 елда Татарстанда арендалы торак программасы буенча 730 фатир кулланышка тапшыру көтелә. ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан тормышка ашырылучы арендалы торак программасы 2010 елда гамәлгә кергән иде. http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/16/158407/ Программа тормышка ашырылган җиде елда гомуми мәйданы 128,9 мең квадрат метрны тәшкил иткән 2743 фатир кулланышка тапшырылды. 2017 елда 387...
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россия Президентын сайлауларда актив катнашырга өндәде
"Россия Президентын сайлаганда без тынычлык һәм иминлек, илебезнең кодрәтен ныгытуга тавыш бирәбез", - диелә Татарстан Президенты мөрәҗәгатендә. 2018 елның 18 мартында, ягъни бу якшәмбедә булачак Россия Федерациясе Президентын сайлаулар алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте. «Кадерле ватандашлар! Хөрмәтле татарстанлылар!...
-
Әкиятләрдә генә була торган «яшәү эликсиры» тормышта да очрый икән
Әчегән сөт ризыкларының файдалы икәнен һәрберегез белә. Аларны әле яшәртүче ризыклар дип тә атый алабыз. Алар организмга тагын да күбрәк файда китерсен өчен нишләргә? Кефир. Матдәләр алмашын яхшырта, аксым-углевод балансын җайга сала, эчәклектә әчү процессын киметә. Көндез бер стакан кефир эчү кәефне күтәрә, кичен токсиннарны чыгара, ашкайнатуны яхшырта. Кефирны әчү...
-
Машина йөртүчеләр төнлә яктылыкны кире кайтаручы жилет кияргә тиеш була
Татарстанда машина йөртүчеләрне яктылыкны кире кайтаручы жилетлардан файдаланырга мәҗбүр итәчәкләр. Юл йөрү кагыйдәләренә тиешле үзгәрешләр 18 мартта үз көченә керәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт автоинспекциясе. Машина йөртүче тәүлекнең караңгы вакытында, торак пункттан читтә туктап торганда яки авариягә юлыккан очракта, машинадан чыккач яктылыкны кире кайтара торган махсус жилет кияргә тиеш....
-
Идарәче компанияләр коммуналь хезмәтләр өчен акча җыймаячак
Идарәче компанияләр йортны карап тоту һәм ремонт эшләре өчен генә акча җыя алачак. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр ресурс белән тәэмин итү оешмаларына электр, су һәм җылылык өчен турыдан-туры килешүләр нигезендә түләячәк. Шул хактагы закон проекты икенче укылышка әзерләнгән, дип яза «Известия». Хәзерге вакытта фатир милекчеләре коммуналь хезмәтләр өчен идарәче компанияләр аша...