ЯҢАЛЫКЛАР
Идарәче компанияләр коммуналь хезмәтләр өчен акча җыймаячак
Идарәче компанияләр йортны карап тоту һәм ремонт эшләре өчен генә акча җыя алачак.
Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр ресурс белән тәэмин итү оешмаларына электр, су һәм җылылык өчен турыдан-туры килешүләр нигезендә түләячәк. Шул хактагы закон проекты икенче укылышка әзерләнгән, дип яза «Известия».
Хәзерге вакытта фатир милекчеләре коммуналь хезмәтләр өчен идарәче компанияләр аша...
Идарәче компанияләр йортны карап тоту һәм ремонт эшләре өчен генә акча җыя алачак.
Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр ресурс белән тәэмин итү оешмаларына электр, су һәм җылылык өчен турыдан-туры килешүләр нигезендә түләячәк. Шул хактагы закон проекты икенче укылышка әзерләнгән, дип яза «Известия».
Хәзерге вакытта фатир милекчеләре коммуналь хезмәтләр өчен идарәче компанияләр аша түли, әлеге компанияләр җыелган акчаларны ресурс белән тәэмин итү оешмаларына күчерә. Закон проекты нигезендә, идарәче компанияләр йортны карап тоту һәм ремонт эшләре өчен генә акча җыю хокукына ия булачак.
Фатир милекчеләре һәм ресурс белән тәэмин итү оешмалары арасында турыдан-туры килешү гражданнар җыелышта яңа тәртипне яклап тавыш биргән очракта гына төзеләчәк. Килешү өч ай дәвамында төзелергә тиеш.
Әлеге яңалык нигезендә идарәче компанияләр гражданнар һәм ресурс белән тәэмин итү оешмалары арасында арадашчы статусын югалтачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев