16 апрель 2015 яңалыклары
-
Лениногорскида бер ир-ат кредит офисын талаган
Лениногорскида бер ир-ат микрокредит бирү белән шөгыльләнүче офисларның берсендә хезмәткәрне куркытып, 18 мең сум акча урлаган. Бу хәл шәһәрдә көндезге сәгать дүртләр тирәсендә була. Әмма карак ерак китә алмый. Полиция хезмәткәрләре аны "кайнар эз"ләр буенча тоткарлый. Экспертиза нәтиҗәләре буенча, әлеге 40 яшьлек ир-атның элек тә хөкем ителгән җирле кеше булуы...
-
Уҗымнарны тукландыруга керештеләр
Районда күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны тукландыру эшенә керештеләр. Авыл хуҗалыгыннан хәбәр иткәнчә, 16 апрель көненә уҗымнар - 1 мең 200 гектарда, күпьеллыклар 600 гектарда тукландырылган.
-
"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсы старт алды
"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика конкурсы старт алды. Ул 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике дәүләт теле - татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән балалар бакчаларына 1 миллион сум күләмендә республика гранты тапшырыла. Составында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгариф үсеше институты...
-
Үтерәсе булгач, нигә табарга?
Әгерҗе район суды Азево авылында яшәүче 25 яшьлек Татьяна Мерзляковага карата хөкем карары чыгарды. Ике бала әнисе өченче сабыен үтерүдә гаепле дип табылды һәм 3 елга (шул ук вакытка сынау шарты белән) шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Суд ачыклаганча, 8 гыйнварда тулгак тота башлагач, әлеге хатын-кыз үзлегеннән бала табарга була...
-
Сугыш урлаган балачак
Соңгы көннәрдә район авылларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган сугыш һәм тыл ветераннарына, аларның тол хатыннарына, медальләр тапшыру тантаналары булып узды. Һәр кайда ветераннарга хөрмәт һәм игътибар күрсәтелде, җылы котлау сүзләре әйтелде. Ә әтиләре яу кырыннан кайтмаган балалар....? Аларның гомерләре болай да әтисез үскән балачаклары өчен язмышларына рәнҗеп үткән ич....