Үтерәсе булгач, нигә табарга?
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Үтерәсе булгач, нигә табарга?

Әгерҗе район суды Азево авылында яшәүче 25 яшьлек Татьяна Мерзляковага карата хөкем карары чыгарды. Ике бала әнисе өченче сабыен үтерүдә гаепле дип табылды һәм 3 елга (шул ук вакытка сынау шарты белән) шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Суд ачыклаганча, 8 гыйнварда тулгак тота башлагач, әлеге хатын-кыз үзлегеннән бала табарга була...

Әгерҗе район суды Азево авылында яшәүче 25 яшьлек Татьяна Мерзляковага карата хөкем карары чыгарды. Ике бала әнисе өченче сабыен үтерүдә гаепле дип табылды һәм 3 елга (шул ук вакытка сынау шарты белән) шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.
Суд ачыклаганча, 8 гыйнварда тулгак тота башлагач, әлеге хатын-кыз үзлегеннән бала табарга була - ишегалдындагы мунчага керә һәм бернинди санитария шартлары булмаган урында бала таба. Соңрак ачыкланганча, бала дөньяга сау-сәламәт, җитлегеп туган була. Ләкин баласын күкрәгенә алып җылытасы, тизрәк табибларга мөрәҗәгать итәсе урында, ул сабыйны үтерү теләге белән сулы чиләккә салып калдыра.
Әлеге хәл турында хатын-кыз үзен начар хис итеп, табибларга мөрәҗәгать иткәч кенә билгеле була. Ул балага узуын якыннарыннан һәм табиблардан да яшереп йөргәнлеге ачыклана.
Хөкем ителүче гаебен тулысынча таныган.
http://intertat.ru/

баласын суга батырган

Нет комментариев