16 май 2013 яңалыклары
-
Лениногорскида ТР Урман хуҗалыгы министры булып китте
Бүген Лениногорскида ТР Урман хуҗалыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары тарафыннан оештырылган махсус тактик өйрәнүләр уздырылды. Анда ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, муниципаль район бшлыгы Рәгать Хөсәенов, республика урман хуҗалыгы җитәкчеләре һәм вәкилләре, II һәм III типтагы янгын-химик станциясе хезмәткәрләре катнашты. Лениногорск урман хуҗалыгы хезмәткәрләре янгынга каршы көрәш техникасының...
-
Фәрит Мөхәммәтшин матбугат хезмәткәрләре белән очрашты
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың массакүләм мәгълүмат чараларын якынлашып килүче Матбугат көне белән котлады. Әлеге чара парламентның Кече залында узды. Анда Татарстан Журналистлар Союзы рәисе Римма Ратникова, "Татмедиа" массакүләм матбугат коммуникацияләре республика агентлыгы генераль директоры Ирек Минәхмәтов катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республика территориясендә 768 берәмлек массакүләм мәгълүмат...
-
Кулдан килгәнне эшлик
Сугышлы авылы тирәсендәге "Степной" заказнигы территориясен чүп-чардан чистартырга ул көнне илледән артык кеше чыкты. Шәһәрдән Шөгер ягына таба барганда, безне сөркәләр (сурок) утырып озатып кала. Нәкъ менә алар "Туган якны өйрәнү музее" хезмәткәрләренә әлеге акцияне оештырырга этәргеч биргән дә инде. Тик сөркәләрдән бигрәк, алар оясы тирәсендәге чүп-чар күплеге. Шуңа әлеге...
-
Денисның Адлердагы уңышы
Беренче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчысы Денис Андреев күптән түгел Адлер шәһәрендә узган күп төр ярыш буенча Россиянең команда Кубогында катнашты. Ул барлык сигез төр ярышта чыгыш ясап, дүрт шәхси рекорд куйды һәм ышанычлы рәвештә Россия спорт мастеры кандидаты нормативын үтәде. Нәтиҗәсе булып, 17 яшьлек Денис Россиянең 17 команда...