Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Фәрит Мөхәммәтшин матбугат хезмәткәрләре белән очрашты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың массакүләм мәгълүмат чараларын якынлашып килүче Матбугат көне белән котлады. Әлеге чара парламентның Кече залында узды. Анда Татарстан Журналистлар Союзы рәисе Римма Ратникова, "Татмедиа" массакүләм матбугат коммуникацияләре республика агентлыгы генераль директоры Ирек Минәхмәтов катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республика территориясендә 768 берәмлек массакүләм мәгълүмат...

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың массакүләм мәгълүмат чараларын якынлашып килүче Матбугат көне белән котлады. Әлеге чара парламентның Кече залында узды. Анда Татарстан Журналистлар Союзы рәисе Римма Ратникова, "Татмедиа" массакүләм матбугат коммуникацияләре республика агентлыгы генераль директоры Ирек Минәхмәтов катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республика территориясендә 768 берәмлек массакүләм мәгълүмат чарасы бар. "Татмедиа" - журналистларны берләштереп торучы корпус, ди ул. Дәүләт Советы Рәисе массакүләм мәгълүмат чаралары материалларының сыйфатын үстерү буенча үз тәкъдимнәрен кертте.
Соңыннан журналистларны бүләкләү мизгеле булды.
Искә төшерәбез: 19 май - Татарстан Матбугаты көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матбугат