16 май 2016 яңалыклары
-
Нефть бәяләре арта башларга мөмкин
Нефтьнең 1 барреле бәясенең 30 доллар булуы объектив түгел, дип саный Татарстан Президенты. Нефть бәясе я тотрыклыланачак, я үсәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССка интервьюда әйткән. "Уңай бәяләр көтәбез. Нефтьнең 1 барреле 30 доллар булу реаль, объектив түгел дип саныйм", - дип билгеләп үткән Татарстан Президенты. "Бүгенге бәя...
-
“Заман сулышы”на ташламалы бәядән язылып калыгыз!
12-22 май көннәрендә "Заман сулышы" газетасына ташламалы бәядән язылырга мөмкин, 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу 515 сум 70 тиен торачак ( 22 майдан соң - 573 сум булачак). Арзан бәядән язылып калыгыз
-
“Лимон пирогы” пешерәбезме
250 гр. йомшарган атланмайны 4 стакан он белән уабыз. Шуңа 2 йомырка, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, 1 стакан сөттә җебетелгэн чүпрә, әзрәк тоз салып камыр басабыз. 8 кисәккә бүлеп җәябез. Таба төбенә җәялүче 1 катлам зурырак була. Аннан эчлек-камыр-эчлек салып 4 катлы итеп ясыйбыз. Әлеге продуктлардан 2 пирог чыга....
-
Лениногорскилылар,игътибар! Кырау төшү ихтималы бар!
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кырау төшү ихтималы турында кисәтә.
-
Коточкыч хәл: өченче баласын үтереп күмеп куйган
Бу куркыныч хәл май бәйрәмнәрендә була. Новокузнецк районының бер авылында бер хатын өченче баласын таба һәм аны сулы таста батырып үтереп полиэтиленга төрә дә җиргә күмеп куя. Аның йөкле икәнен белгән күршеләре ханымның гәүдәсе элекке хәленә кайтканын күреп шиккә калалар һәм бу хакта полициягә хәбәр итәләр. Хокук сакчылары ханымны чакыртып...
-
Лениногорскида карбыз саталар
Үткән атнадан бирле Тукай урамындагы "Миләш" кибетенә каршы якта карбыз саталар. Килосы 150 сум, Ираннан китерелгән, ди.
-
Күрше шәһәр урамында кычкыртып талаганнар
9 май көнне Әлмәтнең Ленин урамында 30 яшьлек хатынның 60 мең сумын талап алалар. Бу хәл бер элемтә салонында була. Хатынның 32 мең сумлык телефонын һәм 60 мең сумлык шәхси әйберләрен урлыйлар. 32 һәм 34 яшьлек караклар кулга алынган. Хәзер аларга карата җинаять эше ачылган. Тикшерү бара. http://www.almet-rt.ru
-
Совет мультфильмнары татарча сөйләшә башлаган
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы 59 мультфильмны татарчага тәрҗемә иткән, дип хәбәр итә РБК. Татарча сөйләшә торган совет мультфильмнарын министрлыкның сайтыннан карарга була. Алар арасында «Көлсылу» («Золушка»), «Гав исемле мәче баласы» («Котенок по имени Гав»), «Бәләкәч һәм Карлсон» («Малыш и Карлсон»), «Винни-Пух кунакка бара» («Винни-Пух идёт в гости»), «Авылда кыш»...
-
Лениногорск Сабан туена артист буларак кем килүе билгеле
29 майда Лениногорск Сабан туенда Яр Чаллыдан "Болгарлар" бию ансамбле чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә муниципалитет сайты. Алар белән беррәттән үзебезнең иҗат коллективлары һәм үзешчән сәнгать артистларыбыз да концерт куячак.
-
Лениногорскида берәү батып үлгән
Фаҗига шушы көннәрдә Иске Писмән авылы янындагы елгада булган. Шушы авылда яшәүче 1963 елгы ир дамба һәм авыл арасындагы елгада батып үлгән. Аның турында исерткеч эчемлек кулланырга ярата иде, дип сөйләделәр.
-
Безне нинди җәй көтә?(ФАРАЗ)
Россия Гидрометеорология үзәге һәм башка фәнни-тикшеренү институтлары, агымдагы елның яз һәм җәй айларында һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын һәм, бәлки, алардан бераз югарырак булачагын фаразлый. Россиядә, гомумән, быелгы җәй һава температурасы һәм дымлылык буенча төрле төбәктә төрлечә үтәчәк. Әйтик, илнең Ауропа өлешендә явым-төшемнәр норма тирәсендә көтелсә дә, гадәттәгедән корырак...
-
Айдар Галимов бабай булган! (эксклюзив фотолар)
Айдар Галимовның кызы Гүзәл икенче тапкыр әни булган. 11 май көнне ул 3540 г авырлыкта, 50 см буйдагы кыз бала тапкан. Бәхетле әти-әниләр сабыйга исем дә уйлаганнар инде. Айдар Галимов икенче тапкыр "бабай званиесе" алуына бик шат булуын әйткән. Woman's Day хәбәр итүенчә, сабыйга Сафия дип исем кушарга булганнар. Гарәпчәдән...
-
Бердәм кайнар линия көне уздырыла
17 майда, Росреестрның Татарстан буенча идарәсенең барлык территориаль бүлекләрендә гражданнар өчен кайнар линия телефоннары хезмәт күрсәтә. Бу көнне республика халкы әлеге хезмәт аша гадиләштерелгән рәвештә күчемсез милеккә хокук теркәү ("Дача амнистиясе"), дәүләт пошлинасы күләме, аның срогы һәм башка мәсьәләләр турындагы сорауларына җавап таба алачак. Кайнар линия телефоннары 8:00-17:00 сәгатьләрдә эшли....
-
Хәерле иртә! Уңышлы эш атналары сезгә!