16 июль 2016 яңалыклары
-
"Ихлас" мәчетендә мәктәп яшендәге балалар өчен лагерь эшлиячәк
"Ихлас" мәчетендә 17 июльдән малайлар өчен лагерь эшли башлаячак, дип хәбәр иттеләр мәчеттән. Лагерь кызлар өчен дә оештырылачак, ул 31 июльдән башлана.
-
10 яшьлек кыз батып үлгән
Фаҗига Буа районында була. Һәлак булучы кызның 24 яшьлек туганы әйтүенчә, алар Яшевка авылыннан ярты километр ераклыкта урнашкан буа янында печән әйләндерәләр. Эш беткәч, су коенып алырга һәм икенче ярга йөзеп чыгарга улыйлар. Коенган урыннарыннан ярга кадәр ара 80 метрлап тәшкил итә. Кыз 10-12 метр кала бата башлый. Хәле беткән...
-
Татарстандагы бер мәктәпнең түбәсен алып аткан [+фото]
Бу хәл Буа районының Яңа Чәчкап авылында булган. Яңа Чәчкап авылы мәктәбенең түбәсен җил алып аткан. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмаган. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 400 квадрат метр мәйдандагы түбә алып атылган, тагын 200 квадрат метр мәйдандагы түбәгә зыян килгән. http://intertat.ru
-
Төркия буенча эксперт: "Бик сәер фетнә"
Төркия буенча эксперт, Мәрҗәни фонды исламны өйрәнү үзәгенең фәнни җитәкчесе, сәяси фәннәр кандидаты Илшат Сәетов Төркиядәге хәрби түнтәрелешне "инсценировка" булырга мөмкин дип саный. Эксперт сүзләренчә, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган соңгы 2,5 елда барлык бәлаләрдә дә "парареллель хөкүмәтне"ны гаепли. Кичә дә буталчык башлануга ук хакимиятнең "парареллель структура" гаепләве күпләрне сагайткан....
-
Һава торышы: эсселәр кайчанга кадәр сузылыр
Синоптиклар бүген Татарстанда 32 градуска кадәр җылы була дип хәбәр итә. Төнлә 14-19 градус җылы, явым-төшемнәр көтелми. Иртәгә, 17 юльдә, алмашынучан болытлы һава, көндез 28-30, төнлә 16-21 градус җылы булыр дип фаразлана. Дүшәмбе 23-28 градус җылы булачак. http://www.shahrikazan.com
-
Лениногорск районында мунча янган
Янгын бүген төшкә кадәр Савочкино авылының Лесная урамындагы мунчада чыга. Ут 15 кв.метр мәйданны чолгап алган була, тиз арада сүндерелә. Бу хакта гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты хәбәр итә.
-
Татарстанлыларны куркыныч вирус хакында кисәтәләр
Кыргый кабаннар арасында Африка чумасы таралган. Илдә соңгы атнада гына да 14 шундый очрак теркәлгән. Дуңгыз асраучыларны Россельхознадзор идарәсе аеруча игътибарлы булырга, дуңгызларны урамнарга алып чыкмаска, калдыкларын яндырырга чакыра. http://www.almet-rt.ru
-
Лениногорск кызлары "Холостяк"шоуында катнашырга мөмкин
Россия буенча, ТНТдан бара торган "Холостяк" тамашасының бишенче сезонына, кызлар сайлыйлар. Анда Лениногорск кызлары да катнашырга мөмкин. Бездә кастинг 25 июльдә «ТНТ-Эфир» телекомпаниясендә үтәчәк, адресы: Ленинградская, 35. Кастингта кияүгә чыкмаган 18-25 яшьлек кызлар катнаша ала. Барлыгы 26 кыз сайлап алына. http://len-journal.ru/
-
Су коенганда 9 яшьлек бала батып үлгән
Фаҗига 14 июльдә Тукай районы Калинино авылында булган. Авыл буасында су коенганда 9 яшьлек малай батып үлгән. Бу хакта малайның әнисе 13.03 сәгатьтә "112" телефонына шалтыратып хәбәр иткән. - Малай, өлкәннәр күзәтүеннән башка гына, иптәшләре белән су коенган булган. Ул урында чишмәләр бар, буаның төбендә ләм. Малай ләмгә бата һәм,...
-
Казан-Истанбул рейсы тоткарланган
Самолет Төркиядәге хәрби түнтәрелеш аркасында вакытында очып китә алмаган. ТК428 рейсы Казан аэропортыннан бүген 2 сәгать 5 минутта очып китәргә тиеш булган. Тик ул, Төркиядәге хәрби түнтәрелеш (переворот) булу сәбәпле, тоткарланган. Истанбулдагы Ататөрек аэропорты ябылган. Хәзер рейс 14.00гә күчерелгән. Шулай ук Түбән Каманың "Бегишево" аэропортыннан Истанбулга очарга тиешле самолет та...
-
Төркиядәге хәрби переворот турында
Төркиянең хәрби көчләре генераль штабы илдәге хакимиятнең үз кулына күчүе һәм ил җитәкчелегенең хакимияттән читләштерелүе хакында хәбәр итә. Бу хакта NTV каналында чыгыш ясалган. Генераль штабның сайты ябык. «РИА Новости» хәбәр итүенчә, хәрби вертолет Төркиянең милли разведка хезмәте бинасына ут ачкан. Әле дәлилләнмәгән фактлардан чыгып хәбәр ителәнчә, илдә хәрби хәл...
-
Лениногорскка күрше районда үзе эшләүче кассалар барлыкка килгән
Үзе хезмәт күрсәтүче алты кассаны Әлмәтнең бер гипермаркетына урнаштырганнар. Алган әйберең өчен анда акчалата да, банк картасы белән дә түләргә мөмкин, тимер акча да кабул итә. Касса янында консультантлар ярдәм итеп тора.Сигарет яисә алкоголь продукциясен сатып алганда,ягъни яшь чикләүләре булганда, касса сигнал бирә. Шул чак яшьне тикшерергә дип яныңа консультантлар...
-
Ялларда кызу булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 16 июльдә, бераз гына болытлы аяз һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар кызу һәм явым-төшемсез көн фаразлый. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 14-19, көндезге сәгатьләрдә - 32 градус җылы булачак. http://intertat.ru/