Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Төркия буенча эксперт: "Бик сәер фетнә"

Төркия буенча эксперт, Мәрҗәни фонды исламны өйрәнү үзәгенең фәнни җитәкчесе, сәяси фәннәр кандидаты Илшат Сәетов Төркиядәге хәрби түнтәрелешне "инсценировка" булырга мөмкин дип саный. Эксперт сүзләренчә, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган соңгы 2,5 елда барлык бәлаләрдә дә "парареллель хөкүмәтне"ны гаепли. Кичә дә буталчык башлануга ук хакимиятнең "парареллель структура" гаепләве күпләрне сагайткан....

Төркия буенча эксперт, Мәрҗәни фонды исламны өйрәнү үзәгенең фәнни җитәкчесе, сәяси фәннәр кандидаты Илшат Сәетов Төркиядәге хәрби түнтәрелешне "инсценировка" булырга мөмкин дип саный.

Эксперт сүзләренчә, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган соңгы 2,5 елда барлык бәлаләрдә дә "парареллель хөкүмәтне"ны гаепли. Кичә дә буталчык башлануга ук хакимиятнең "парареллель структура" гаепләве күпләрне сагайткан. "Хәрбиләр фетнә чыгаруы билгеле, әмма алар артында кем торуы аңлашылмый", - ди ул.

Илшат Сәетов фетнә вакытына һәм Төркиягә хас булмаган күренешләргә игътибар иткән.

"Бик сәер түнтәрелеш. Сәясәтчеләрдән беркемне дә кулга алмадылар. Никтер күперләрне яптылар, ә телевидениене түгел. Дәүләт каналын гына күпмедер вакыт контрольгә алдылар, аннан тыш бер телеканалга да тимәделәр, алар хакимият контролендә калды. Бик сәер, чын түнтәрелеш түгел. Бу хәлне ясаучылар ахмаклар яки белдексезләр, яки барысы да "сәхнәләштерелгән", - дип белдерде эксперт.

Илшат Сәетов Рәдҗәп Тайип Эрдоган чыгышына игътибарны юнәлтте, Төркия Президентының бу вакыйганы "Аллаһның зур рәхимлеге" дип бәяләвен белдерде. "Бу чыгышны төрле мәгънәдә аңлап була", - дип билгеләп үтте эксперт.

"Мөгаен, ниндидер генераллар җыелганнар да, түнтәрелеш ясыйбыз дип котыртканнардыр. Аннары үзләре югалганнар, ә башкаручылар калган", - дигән фаразлары белән уртаклашты ул.

Илшат Сәетов бу вакыйганы әлеге төбәк өчен типик түгел дип саный.

"Төркиядә түнтәрелеш алай ясалмый. Бу илдә түнтәрелешләр традициясе борынгы - 1960 ел, 1971 ел, 1980 ел, 1997 ел. Барысы да җентекләп планлаштырыла, барысы да берничә сәгатьтә эшләнелә. Һәрвакытта түнтәрелешне күперләрне ябып ясамыйлар. Ленин васыять иткәнчә, башта телеграф алалар".

Түнтәрелеш ясарга омтылу, барыннан да элек Эрдоган өчен отышлы, чөнки хәрбиләр институтын халык хөрмәт итә иде дип саный Илшат Сәетов.

"Эрдоган хәзергә кадәр армия структурасына җитди йогынты ясый алмады. Түнтәрелештән соң "чистарту" үткәрү өчен уңайлы мөмкинлек туды. Шулай ук Эрдоган үзе күптән планлаштырган президент системасын кертү буенча референдумны тәкъдим итә ала. Хәзер Эрдоганга каршы чыккан теләсә кемне ике секунд эчендә "фетнәче" дип атаячаклар. Эрдоган өчен бик уңайлы позиция".

"Ни генә булса да, тикшерү нәтиҗәләрен көтәргә кирәк, чөнки аңа кадәр теләсә нинди анализ ул бары тик фаразлар гына", - диде галим.

Түнтәрелеш омтылышы Төркия белән Россия арасын үзгәртмәячәк, чөнки соңгы вакытта Эрдоган мөнәсәбәтләрне җайламакчы була, дип саный Илшат Сәетов. "Әлбәттә, туристлар азрак булачак. Терактлар, түнтәрелешләр булганда, күпләр сәфәрдә баш тартачак", - диде ул.

http://tat.tatar-inform.ru/


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев