16 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Төркиягә - беренче рейс
15 сентябрьдә халыкара «Казан» аэропортыннан Төркиягә беренче чартер рейс оештырылды. Самолет Казаннан Антальяга 16 сәгать 30 минутта очты. «Ред Вингз» авиакомпаниясенеңТу-204 бортында 214 пассажир, шул исәптән 40лап бала бар иде. «Самолеттагы 210 урынның бары икесе генә буш калды», - дип хәбәр итте аэропорты вәкиле. Шулай ук ул Казан аэропортында чартерлар...
-
Лениногорскилыларга витаминнар турында
Аксым иттә, балыкта, ногыт борчагында күп. Ит белән балыкны көн саен, ә менә фасоль, борчак, һәм ясмык орлыгын атнасына 1-2 тапкыр ашарга кирәк. А витаминына бай: балык мае, ак май, сөт, йомырка сарысы, сыер бавыры, бөер, уылдык. А провитамины (каротин): кишер, помидор, кызыл борыч, абрикос. В1 витамины чыганаклары: дөге, арыш...
-
Лениногорск хуҗабикәләре, кабак бәлеше пешерик!
Май, шикәр салып изгән әче камырны җәяләр дә өстенә эчлек салалар, өстенә җәеп икенче җәймә каплыйлар. Камыр кырыйларын чеметеп тоташтыралар, өстенә валчык сибәләр яисә йомырка сөртәләр һәм духовкага куялар. Эчлек әзерләү: өлгергән каты кабакны урталай ярып эчен чистарталар, кабыгын әрчиләр, аннары вак кына турыйлар. Тоз сибеп бераз тоталар, иләккә салып...
-
Лениногорскилылар "РИТЭК" үткәргән бәйгедә җиңде
Кичә Казанда "РИТЭК" оештырган VII иҗтимагый проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар арасында лениногорскилылар да бар: Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернаты, "Алый парус" реабилитация үзәге, район һәм шәһәр ветераннар Советы каршында эшләп килүче Хәйрия фонды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Җылы җәйгә 9 ай гына калды
Синоптиклар сентябрь буе 23-25 градус җылылык сакланыр, дип вәгъдә иткәннәр иде. Август буе эсселектән алҗыган халык бу фаразның дөреслеккә туры килмәвенә куанды гына кебек. Әмма көн саен, кайчак тәүлек буе койган сентябрь яңгырлары да туйдырды инде. Кайбер хуҗалыкларда бәрәңге уңышы да җыеп алынмаган әле, ә синоптикларның фаразына караганда, алда аяз...
-
Акчаны алдан түләү ике яклы
29 яшьлек әлмәтле интернет аша машина сатып алырга уйлаган. Сайтларның берсендә Тойота-Камри автомобилен сатулары турындагы белдерүгә тап булганнан соң ул сатучы белән элемтәгә кергән. Аңа машинаны алырга теләүчеләр күп булуын әйткәннәр һәм тиз арада алдан акча кертергә кушканнар. Әлмәтле 302 мең сум акчасын таныш түгел кешенең банк картасына һәм ике...
-
Лениногорскилылар фикерләре белән танышыгыз
18 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз Илнур Шәймарданов, Лениногорск авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы: - Сайлау - һәркем өчен бик мөһим вакыйга. Анда катнашып үз тавышыңны киләчәктә, безнең мәнфәгатьләребезне федераль дәрәҗәдә яклый алыр- лык кандидат өчен бирергә кирәк. Бүгенге көндә кем өчен тавыш бирәчәген һәркем үзенә ачыклагандыр инде....
-
Лениногорскилылар “кайнар телефон линиясенә" шалтырата ала
22 сентябрьдә суд карарларын үтәү буенча "кайнар телефон линиясе" эшлиячәк. Сезнең сорауларга республикада кеше хокуклары буенча аппарат вәкилләре, суд приставлары идарәсе, "Россия юристлар ассоциациясе" оемасы вәкилләре җавап бирәчәк. Телефоннар: 8 (843) 236-89-15 8 (843) 236-40-17 8 (843) 236-40-62 Вакыты: 09.00 дан 17.00 гәчә.
-
Татарстанда ир белән хатынны атып үтергәннәр
Ир белән хатынның үле гәүдәләренә тап булу факты буенча Татарстанда җинаять эше кузгатылган. Бу хәл кичә кич Тукай районының Нефтебаза бистәсендә була. Бер йортта 1961 елгы хатын-кызның һәм 1959 елгы ир-атның үле гәүдәләре табыла. Вакыйга булган урынны тикшергәндә ирнең мәете янында вак калибрлы винтовка табыла. Фаразлар буенча, башта ир хатынының...
-
200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларның дизайны өчен тавыш бирәбез
Хәзерге мизгелдә син 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотлар бизәлеше өчен символ сайлап, халык арасында уздырыла торган тавыш бирүдә катнаша аласың. Кушыл. 7 октябрьгә кадәр твоя-россия.рф сайтына кереп, һәркем 10 претендент арасыннан, теләгән 2 шәһәр өчен үз тавышын бирә ала. твоя-россия.рф сайтында алып барыла торган тавыш бирүдә Казан символлары әлегә...
-
Якын киләчәктә яман шешне җиңеп булачак (КИҢӘШЛӘР)
Татарстанда онкология хезмәтенең эшли башлавына 70 ел. Шул уңайдан "Корстон" сәүдә үзәгендә "Яман шешне диагностикалау һәм дәвалау эволюциясе" темасына конференция ачылды. Әлеге чарага төрле чит илләрдән, Россия төбәкләреннән килгән галимнәр, табиблар онкологик авыруларны кисәтү, әлеге өлкәдә мөһим мәсьәләләр хакында сөйләште. Бүген Татарстанда яшәүче һәр 43 нче кеше яман шеш авыруы...
-
Бәяләр артамы, әллә кимиме?
Федераль дәүләт статистикасы службасы мәгълүматларына караганда, 6 сентябрьдән 12 сенә кадәрге чорда бәяләрдә үзгәрешләр булган. Әйтик, йомырка, сөт, каймак, майлы эремчек, ак май, маргарин, дуңгыз ите, пешерелгән колбаса, арыш ипие һәм карамель конфетларына бәя арткан. Шикәр комына, карабодай ярмасына, дөге һәм туңдырылган балыкка бәяләр кимегән. Шулай ук кишер, бәрәңге, суган,...
-
Татарстан Республикасы Президенты мөрәҗәгате
Хөрмәтле Ватандашлар! Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе төгәлләнеп килә. Кампания барышында сайлаучылардан күп кенә тәкъдим-гозерләр кабул ителде. Сез керткән тәкъдимнәр Югары дәүләт органнары эшендә исәпкә алынсын өчен барлык кирәкле чаралар күрелер. Республика икьтисады үсешенең югары нәтиҗәләре быелгы сайлауларга уңай җирлек тудырды. Бездә мөһим социаль-мәдәни объектлар - мәктәпләр, балалар...
-
Лениногорскилылар өчен 16 сентябрьгә Йолдызнамә
Овен: Партнер Овнов в этот день будет главным объектом их любви, внимания, забот и тревог. Причем, представители этого знака зодиака будут испытывать противоречивые чувства - с одной стороны они будут не против тихого семейного времяпровождения вдвоем, а с другой им захочется продемонстрировать свое личное счастье широкой общественности. Сегодня возможно неожиданное...
-
Лениногорскида бүген нинди һава торышы булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 16 сентябрьдә, күпчелек районнарда яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 9-14, Казанда 11-13 градус җылы булачак. Республиканың төньяк-көнбатышында җылырак, төньяк-көнчыгышында салкынрак булачак. 17 сентябрьгә каршы төндә Татарстанда яңгыр ява. Һава температурасы 2 градус кына...