16 октябрь 2017 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов “Татар радиосы” аша татар кешесе үтәргә тиешле төп бурычларны искәртте
"Татар кешесенә үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, динебезне сакларга кирәк", - диде Президент. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татар радиосы" студиясендә кунакта булды. Шул форсаттан файдаланып, бөтен республика халкына сәламен җиткерде. "Хәерле көн! Исәнмесез, кадерле дуслар! Чын күңелдән бүген сезнең белән аралашырга мөмкинлегебез бар. "Татар радиосы" белән танышабыз, бик матур,...
-
Лениногорскилыларны ноябрьнең беренче атнасында өч көн ял көтә
Ноябрьнең беренче атнасында Россия халкын өч ял көне көтә. Бу хакта Татар-информ Россия хезмәт һәм мәшгульлек буенча (Роструд) федераль хезмәтнең матбугат үзәгенә сылтама белән хәбәр итә. "4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Шунлыктан быел 4 ноябрь шимбә - ял көненә туры килә һәм якындагы эш көне булган дүшәмбегә күчерелә....
-
Лениногорск районында әтисе улын атып үтергән
14 октябрьдә кич белән Савочкино авылында урамда 32 яшьлек ирнең үле гәүдәсе табыла, дип хәбәр итә республика буенча Тикшерү комитеты сайты. Тикшерү эшләре вакытында әлеге җинаятьтә шикле буларак, ирнең 65 яшьлек әтисе тоткарлана. Тикшерү версиясе буенча, зыян күрүче хатыны һәм 4 яшьлек улы белән әти-әнисенә кунакка кайта. Бер ара ата...
-
Табиблар чәч буяуның яман шеш авыруы белән ни дәрәҗәдә бәйле булуын ачыклаган
Чәчне елга алты тапкырдан да артык буяу күкрәктә яман шеш авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта Лондон Princess Grace Hospital хастаханәсе профессоры Кефан Мокбел җиткергән, дип хәбәр итә "РИА Новости" мәгълүмат агентлыгы The Times порталына сылтама белән. Табиб күкрәктә яман шеш булган авырулар тарихын өйрәнгән һәм чәчләре буялган хатын-кызларда бу...
-
Һава торышы 17 октябрьдә төнлә һәм көндез начарая.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча Татарстанда 17 октябрьдә төнлә һәм көндез томан көтелә, күз күреме 500 метрдан артмаячак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юл хәрәкәтендә томанның куркыныч булуы турында кисәтә....
-
Татарстанның 22 эшчесе биеклектән егылган
Киров өлкәсендә эш барышында Татарстаннан 22 эшче биеклектән егылган. Алар «Транснефть - Прикамье» АҖнең «Лазарево» ЛПДСы территориясендә резервуар эчендә эшли торган булганнар. 13 октябрь көнне ЧП килеп чыккан. 24 метр биеклектәге сыешлыкның эчен эшкәрткән вакытта төзелеш баскычлары җимерелеп төшкән. Сигез эшчене шунда ук Уржум үзәк хастаханәсенә алып киткәннәр. Берсенә санавиация...
-
Лениногорск бакчачыларына: Көзен агачларны кайсы вакытка кадәр утыртырга ярый?
Уңган бакчачылар көздән крыжовник, кара һәм кызыл карлыган, алмагач, слива, груша утыртып калдыра. Аларның нинди сортларына тукталырга соң? Кибеткә барыр алдыннан бакча күршеләрегез белән күрешү җаен карагыз. Тиз үрчи торган кура җиләге, карлыган, балан һәм башка җимеш культураларының ботагын алардан гына да сорый аласыз. Шунда ук кайсы сортның яхшы бирүен,...
-
ЮХИДИ имтиханнарын тапшыру буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде
14 октябрь көнне автомобиль белән идарә итү хокукын алу һәм машиналарны һәм аларга прицеп рәсмиләштерү, теркәү буенча ЮХИДИ кагыйдәләре үзгәрә. Эчке эшләр министрлыгының боерыгы нигезендә, андагы ике административ регламент алмашына, дип яза ТАСС. Яңа кагыйдәләрдә мотоциклар өчен "Тизлектә маневрлар ясау " күнекмәсе мәҗбүри ителгән. Кышкы шартларда мәйданчыкта имтихан бирү мәсьәләсе...
-
Самолет баскычыннан егылган кыз баланың хастаханәдә гомере өзелгән
Санкт-Петербургта, Филатов исемендәге балалар хастаханәсндә яшь ярымлык кыз баланың гомере өзелгән. 28 сентябрьдә Пулково аэропортына килгән кыз бала самолеттан чыкканда әбисе белән траптан егылып төшкән иде. Табиблар бала гомере өчен ике атнадан артык көрәште, әмма гомерен саклап кала алмадылар. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Хокук саклау органнары хәбәр итүенчә,...
-
"112" АШЫГЫЧ ЯРДӘМ ХЕЗМӘТЕ ТИЗРӘК КИЛСЕН ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?
Булмас димә, дөнья бу! Тормышта бар да җайлы гына бармый: үзебез дә бәлагә тарыйбыз, якыннарыбызның гомерен коткарып калу өчен дә ашыгыч хезмәтләр чакыртырга туры килергә мөмкин. Мондый очракларда "112" номерына шалтыратасын һәркем белә. Әмма ярдәм тиз килеп җитсен өчен гозерне дөрес итеп аңлатырга да кирәк икән. Бу уңайдан Татарстан буенча...
-
Кием-салымга хаклар төшәчәк
Агымдагы елның 1нче сентябреннән трикотаж һәм вискоза тукымаларга таможня пошлинасы бетерелде. Шунлыктан, Русиядә тегелгән киемгә бәяләр 10 процентка арзанаер дип көтелә. Евразия икътисад комиссиясе (ЕЭК) 1нче сентябрьдән трикотаж тукымалар кертүгә таможня пошлинасын бер елга бетерде. 2018 елның 1 сентябреннән 2019 елның 2 гыйнварына кадәр ул кайбер ясалма вискоза тукымаларга да...
-
Картаны банкомат алып калса нишләргә?
Банкоматтан акча салдырганда, картаны «йотып» калу очраклары бар дип ишеткән бар. Ни өчен банкомат картаны алып кала икән? Андый очракта нишләргә? Алсу Рамазанова, Казан. Банкоматның картаны бирмәү сәбәпләренең иң еш очрый торганнарын санап үтәбез. Өч тапкыр ялгыш пин-код керткән очракта банкомат, картагызны кемдер урлаган һәм аннан акча салдырырга тели, дип...
-
Лениногорск акробатлары җиңү яулап кайтты
Шушы көннәрдә Горно-Алтайскида Россиякүләм спорт акробатикасы ярышлары узды. Анда Лениногорск спортчылары уңышлы чыгыш ясады. 12-18 яшьлекләр төркемендә Андрей Хәйретдинов һәм Артем Иванов тандемы җиңү яулады. Катнаш парлар арасында Алина Әблиева белән Иван Хромов III урын алды. Котлыйбыз! фото чыганак: https://vk.com/lenjournal
-
Татарстанда көн яңгырлы булачак
Һава температурасы 10-11 градус чамасы саклана. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада бүген алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Татарстанда урыны белән, шул исәптән Казанда да кыска вакытлы яңгыр көтелә. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан исә, уртача тизлектә. Һаваның көндезге максималь температурасы Татарстанда - +6..+11 градус булачак. http://tatar-inform.tatar
-
Лениногорскилыларга 16 октябрьгә йолдызлар фаразы
Овен: Овнам сегодня придётся прибегнуть к риску для избавления от какой-то сложной проблемы. На этот раз данный подход принесёт положительный результат, но впредь вам не следует злоупотреблять мерами, которые основаны лишь на везении. Телец: На Тельцов 16 октября будет возложено бремя ответственности за нового сослуживца. Обязанность контролировать работу этого человека...