Лениногорскилыларны ноябрьнең беренче атнасында өч көн ял көтә
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларны ноябрьнең беренче атнасында өч көн ял көтә

Ноябрьнең беренче атнасында Россия халкын өч ял көне көтә. Бу хакта Татар-информ Россия хезмәт һәм мәшгульлек буенча (Роструд) федераль хезмәтнең матбугат үзәгенә сылтама белән хәбәр итә. "4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Шунлыктан быел 4 ноябрь шимбә - ял көненә туры килә һәм якындагы эш көне булган дүшәмбегә күчерелә....

Ноябрьнең беренче атнасында Россия халкын өч ял көне көтә. Бу хакта Татар-информ Россия хезмәт һәм мәшгульлек буенча (Роструд) федераль хезмәтнең матбугат үзәгенә сылтама белән хәбәр итә.

"4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Шунлыктан быел 4 ноябрь шимбә - ял көненә туры килә һәм якындагы эш көне булган дүшәмбегә күчерелә. Шулай итеп, 6 ноябрь дә ял көне булачак. Ә 3 ноябрь - җомгада эш көне бер сәгатькә кыскара", - дип җиткергән Россия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте башлыгы урынбасары Иван Шкловец.

Нәтиҗәдә, ноябрьнең беренче атнасында Россия халкын 4, 5 һәм 6 ноябрьдә өч ял көне көтә.

фото: https://go.mail.ru/search_images?fr=amigontp&gp=inet2amigo&q=%D0%BA%D0%B0%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B4%D0%B0%D1%80%D1%8C%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=7519542683390878793


Нет комментариев