17 апрель 2016 яңалыклары
-
Лениногорск студентлары булдыра
"Студентлар язы-2016" фестиваленең зональ туры Әлмәттә "Иске Әлмәт" мәдәният йортында узды. Анда Лениногорскидан КНИТУ-КАИ, музыка-рәсем педагогик колледжы, нефть техникумы студентлары катнашты. Студентлар вокал, хореография, театраль һәм оригиналь жанр буенча көч сынашты. "Вокал-соло" номинациясендә Рамил Габитов беренче урынны алды; педколледждан Элина Попугаева "Хореография-соло" буенча җиңде. "Вокал-соло" (кызлар арасында) Эльвина Мифтахова икенче...
-
“Фәнис бүтән юк инде!”
Актаныш районы Югары Яхшый авылында булган фаҗига күпләрне тетрәндерде. 12 апрель көнне иртәнге якта трактор капланып, дүрт яшьлек бала үлгән иде. Баланың әнисе Лилиянең бик авыр вакыты. Бердәнбер газиз улын җирләгәннән соң, аны сеңлесе Алисә үзе белән Түбән Камага алып киткән. "Лилия апам Алмазга баласы белән кияүгә чыкты. Ике еллап...
-
Лениногорскилыларның бер генә зары: юллар булмау
"Халык контроле" порталына күз салсаң, Лениногорск районында яшәүчеләрнең моң-зарын белергә була. Ул - юлсызлык, чокырлы юллар. Чыннан да, һәркөн шул юлдан үтеп йөргән кешенең үзәгенә үтә инде ул. Лениногорск-Зәй-Каратай юлы, Шөгер-Керкәле арасы, Сарабикколдан соң Кирлегәч юлы, Тубдиспансер яклары бигрәк начарның начары. "Халык контроле"нә язучылар шәһәрдәге йорт территорияләрендәге, шәхси сектордагы юлларның...
-
Ивановкалылар да «Мәрхәмәтле Татарстан”да катнаша (ФОТОЛАР)
"МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН" акциясе кысаларында Ивановка мәдәният йортында "Производство зарядкасы" үтте, дип яза Гөлфия Хәлилова. Барысы да күнегүләрдән күтәренке кәеф алган. Шулай ук Ивановка балалар бакчасына барып, сәламәтлек дәресендә дә катнашканнар. http://vk.com/ фотолары
-
Тормышны яратырга өйрәтте
Әлеге язмамны әбием Гөлсинә Хәбибрахмановага багышлыйм. 1931 елның октябрь аенда Иске Шөгер авылында туа ул, аңа Миңлегөлсинә, дип исем бирәләр. Тик әтисе генә сельсоветка барып, 1932 елның 17 апрелендә туды, дип яздыра. Чөнки колхозлашу, хәллерәк крестьяннарны раскулачивать итү чоры, әтиләре Хәбибрахманның, кулак дип сөргенгә җибәрмәсеннәр өчен, колхозга кереп йөрүе була....
-
Куакбашлылар тиздән заманча медпунктта медицина хезмәте алырлар
Эш шунда: Куакбаш авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелеп килә. Аның бинасы сафка баскан, шушы көннәрдә мебельләр дә кайткан, әле бераз эшләп бетерәсе бар. Пункт авылның үзәк урамында урнашкан. Ачылу тантанасы көне төгәл билгеле түгел әле.
-
Лениногорск кызы “Россия туташы”нда җиңә алмады
"Россия туташы-2016" бәйгесенең җиңүчесе булып Төмәннән 18 яшьлек Яна Добровольская танылды. Финалда җиңүче таҗы өчен 50 кыз көч сынашты. Алар арасында Татарстан данын яклаучы якташыбыз "Татарстан туташы-2016" бәйгесе җиңүчесе, 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова бар иде. Безнең кызлар таҗ яулый алмады. Беренче вице-туташ исеменә Оренбург өлкәсеннән Юлиана Королькова лаек булса, икенче...
-
Лениногорскилылар зарядканы шәп ясады (ФОТОЛАР)
Бүген шәһәрнең Үзәк мәйданына лениногоркилылар зарядка ясарга чыкты. Белгәнебезчә, кичә 16 апрельдә "МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН" акциясе башланды. Аның бер көне сәламәтлеккә багышлана. Шул уңайдан шәһәрдә бергәләп күнегүләр ясау чарасы үтте дә инде. Аны Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе оештырды. Күнегүләр ясаучылар арасында студентларны, балаларны, әниләрне дә күрергә була иде. Язгы игелекле...
-
Лениногорскида Тукай урамында йөргәндә
Шәһәребездәге үзәк урамнарның берсе Тукай исемен йөртә. Аңа кайчанрак әлеге исем бирелүен белергә теләп, шул тирәдә яшәүче өлкән яшьтәгеләргә мөрәҗәгать иткән идем. Төгәл белүче булмады, ул баштан ук шундый исем белән йөртелмәдеме икән, дип кенә җавап бирделәр. Халык кызыксына, эзләнә Шәһәребездәге архив бүлегенә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Аннан алынган рәсми...
-
Казанда "Динамо" спорт базасында ут ачкан кешенең улы яза
Казанда "Динамо" спорт базасында ут ачкан кешенең улы яза. Аның улы Максим Иванов Интернетка әтисенең бүләкләренең фотосын куйган. «Милиция отличнигы, Чечен сугышында катнашкан, үз иленең патриоты» - дип яза ул әтисе турында, аскарак әтисенең орден-медальләрен күрсәткән фото куйган. Исегезгә төшерәбез, җомга көнне Сергей Иванов «Динамо» спортбазасында кешеләргә аткан иде. Нәтиҗәдә...
-
Бала рәсеме ни сөйли?
Үзләренә ышанмаган балалар рәсемне кәгазь битенең бер почмагына гына ясыйлар икән. Психологлар шулай дип саный. Детальләрне әледән-әле бозгыч белән бетерәләр. Икеләнәләр. Бу түбән үзбәя турында сөйли. √ Күпләр әтиләрен зур, көчле итеп күрсәтә. Гаиләдә аның тоткан урынына бер ишарә ул. Рәсемдә әни кеше читтәрәк торса, әтидән күпкә кечерәк булса, димәк,...