17 июль 2015 яңалыклары
-
Сарабикколда яшәүче Йосыповлар гаиләсе
Сарабикколга баргач, авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшина авылның уңган-булган, йорт тирәсен гөлт итеп тотучы, авыл үсешенә өлеш кертүче гаиләләр янына алып барды. Җәмил абый белән Фәния апа Йосыповларның гаиләсе тырыш, уңган-булган. Аларның өч баласы да кияүләр-килен белән ялга кайткач, матур киемнәрен тиз генә эшче киеменә алыштырып, эшкә ябыша икән. Күршеләре...
-
Депутат Ринат Шәфигуллин гражданнарны кабул итә
22 июльдә 17.00 сәгатьтә «Бердәм Россия»нең җирле бүлекчәсендә (Куйбышев урамы, 21 нче йорт) республика Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 5-16-11.
-
Лениногорскида яңа парк ачылды
Лениногорскиның нефтьчеләр яшәүче 7 нче микрорайонда тантаналы төстә балалар паркы ачылды. Ул - шәһәребез халкына нефтьчеләрнең чираттагы бүләге. Әлеге районда торак йортлар саны елдан-ел арта барды, шуның белән бергә, кайчандыр ташландык булган җирләр төзекләндерелгән уңайлы урынга әйләнер, дигән ышаныч та ныгыды. 2013 елда монда нефтьчеләр тырышлыгы белән заманча балалар бакчасы...
-
Лениногорскида төче чия (черешня) арзанайды
Хәзер кибеттән аны 157 сумга алырга була, баллы һәм тәмле җимеш. Әле бер атна гына элек ул 230 сумнар тирәсе тора иде, сатучылар аның өлгерү вакыты җитү белән аңлаталар. Ул Азия һәм Кавказ якларында үсә, бик файдалы үзлекләргә ия булуы белән аерылып тора. Черешняның файдасы: - гемоглобинны күтәрә -кандагы холестиринны...
-
Лениногорскилылар, Ураза бәйрәме белән сезне!
Ураза бәйрәме гаиләләребезгә шатлык-сөенеч, иминлек алып килсен, иртәгәсе көнгә ышаныч уятсын, күңелебез игелеклелек белән тулсын.