17 август 2016 яңалыклары
-
Пенсияләрне индексацияләүне бер тапкыр бирелә торган түләү алмаштырырга мөмкин
Сүз пенсионерлар турында гына түгел, халыкның аз тәэмин ителгән катламнарына ярдәм хакында да бара. Сайлаулар алдыннан кирәкле индексация зур чыгымнар таләп иткәнлектән, пенсионерларга бер тапкыр акча түләнергә мөмкин. Алар пенсия фонды аша трансферт белән башкарылмыйча, бюджеттан туры бирелгәнгә, бюджет өчен азрак чыгымлы булачак. http://intertat.ru
-
Лениногорскида бүген тагын эссе була
Киләсе 2-3 көн эчендә республика буенча һава температурасы 29-34 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә. 17 август көнне Татарстан буенча аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Һава температурасы 25-30 градуска кадәр күтәреләчәк. http://intertat.ru
-
Түбән Кама районында 11 айлык сабый янып үлгән
Түбән Кама районында "Түбән Кама нефтехим" бакчачылык ширкәтендә чыккан янгында 11 айлык бала янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Бакча биләмәсендә чыккан янгын йорт һәм мунчаны көлгә әйләндергән. Хәзер янгын чыгу сәбәпләре ачыклана. Урында хокук саклау органнары, янгын сүндерүче тикшерүчеләр...
-
Хәерле иртә! Уңышлы көннәр!