17 август 2016 яңалыклары
-
Лениногорскилыларга бүлмә гөлләре үстерү серләре
1 киңәш. Кышын һәм көзен гөлләргә суны иртән, язын һәм кышын кич белән сибәргә кирәк. 2 киңәш. Гөлләргә су сиптерү процедурасын я бик иртә, яисә кичен башкарырга, сиптергечкә исә кайнар су салырга кирәк. 3 киңәш. Гөлләрнең яфраклары сусыл һәм матур яшел төстә булсын өчен 1 литр суга 2-4 тамчы исәбеннән...
-
Петербургта ике шартлау булган
Әлегә бу урынга бер кешене дә якын җибәрмиләр. Санкт-Петербург шәһәрендә бер торак йортта ике шартлау була. Шартлаганнан соң, фатирдан кара төтен чыга. Хәзерге вакытта әлеге йортны спецназ чорнап алган. Шартлау булган йорт тирәсенә беркемне дә җибәрмиләр. Биредә банда төркеме булырга мөмкин дип фаразлана. Тикшерү дәвам итә. http://intertat.ru/
-
Лениногорскилыларны августта өстәмә ял көтә
30 август - Татарстан Республикасы көне - эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала. 29 август көнне исә эш вакыты бер сәгатькә кыскара. http://shahrikazan.com/
-
Леонид Якубович үлем белән көрәшә
Хәзерге вакытта ул Германиядә хастаханәдә ди... Башта Россия журналистлары бу хакта төрле чыганаклардан алган фаразлар белән генә хәбәр иткән булсалар, хәзер исә интернет челтәрендә Леонид Якубович катнашындагы телевизион проектларның ни өчен тукталып торуының җитди сәбәбе ачыкланды. Баксаң, күренекле алып баручының йөрәге "шаяра" башлаган һәм ул Германиягә дәваланырга киткән. 2013 елда...
-
Лениногорскида Физкультурник көне кысаларында чаралар үтәчәк
19 августта 9.00 сәгатьтә "Яшьлек" стадионында Физкультурник көне кысаларында чаралар үтәчәк: - трамплиннан сикерү буенча ярышлар; - велотриал, - кроссфит. Рәхим итегез!
-
Лениногорскиның балалар бакчасын бүләкләделәр
Лаеш районында үткән укытучыларның республика август киңәшмәсендә "Республиканың ел балалар бакчасы" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Җиңүчеләр арасында шәһәребезнең 5 нче балалар бакчасы да бар иде. Бүләкне аның мөдире Юлия Илюхинага тапшырдылар. Котлыйбыз!
-
22 августта Венера Ганиева кабат кияүгә чыга [фотолар]
Ничәмә-ничә буын өйләнешүчеләрнең бәйрәм гимнына әверелгән «Туй күлмәге» җырын башкаручы яраткан җырчыбыз Венера Ганиева гаиләсендә тантаналы вакыйга якынлаша. Камил әфәнде белән кавышуларына быел утыз ел тула. Татарстанның һәм Русиянең халык аристы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Казан дәүләт мәдәният институты (КазГИК) профессоры Венера Ганиева: «22 августта Камил белән законлы...
-
Лениногорск кызлары казанлылар белән уйный, футболга килегез
20 август - шимбә көнне «Яшьлек» стадионында футбол буенча республика кубогына финал ярышлары үтәчәк. Финалга чыккан Лениногорск хатын-кызлары командасы казанлылар белән уйный. Матчка Казаннан килгән арбитрлар бригадасы хезмәт күрсәтәчәк. 15.00 сәгатьтә башлана. 17 августта «Яшьлек» стадионында футбол буенча шәһәр чемпионаты тәмамлана. Уен 18.00 сәгатьтә башлана.
-
Лениногорскида шәһәр көненә "тере музыка" фестивале узачак
Катнашу өчен заманча музыка буенча эшләүче төркемнәр һәм аерым башкаручылар чакырыла. Төп шарты - тере тавыш, фонограмма куллану рөхсәт ителми. Фестиваль ике этапта үтә: 1 этап: 20 августкача - сайлап алу туры. Төркем (катнашучы) катнашу турында заявка җибәрә, видео, фото, аудио материалларын һәм автор пресс-релизын тапшыра. Аларны тыңлап караганнан соң...
-
Эвакуатордагы машинага тизлек арттырган өчен штраф килгән(ФОТО)
Соңгы көннәрдә эвакуаторлар белән бәйле хәлләр еш булгалый башлады: берничә көн элек Казанда күңелсез хәл киеп чыккан булса, Түбән Камада көлкеле хәл килеп чыккан. Түбән Камада яшәүчегә тизлеген арттырган өчен штраф түләргә дигән кәгазь килеп ирешә. Анда "Хендай" машинасын йөртүче тизлеген 82 км/сәгатькә җиткерүе турында хәбәр ителә. Баксаң, бу вакытта...
-
Лениногорскида атасы улына пычак кадаган
12 августта бергә исерткеч эчемлек эчеп утырганнан соң, ата белән малай арасында тавыш чыга һәм ир улына пычак белән кадый. Тегесе корсагы һәм күкрәк читлеге җәрәхәтләнгән килеш хастаханәгә эләгә.
-
Лениногорскида юл-транспорт һәлакәте (фото)
Шәһәребезнең Кошевой белән Лермонтов урамнары кисешендә юл-транспорт һәлакәте булган. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.
-
Лениногорск районында "Комбайн" операциясе бара
Ел саен июль ахырында, урып-җыю чорында "Комбайн" операциясе башлана. Техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүгә, төзеклегенә, теркәү документларына, янгыннан саклану чаралары булуына игътибар бирелә. Быел да Гостехнадзор идарәсенең Лениногорск һәм Әлмәт бүлеге инженер-инспекторлары тарафыннан район хуҗалыклары кырларына рейд ясалды, Рейд вакытында уракта эшләүче комбайннарның техник документациясе һәм файдалану кагыйдәләре, нормалары тикшерелде. Әлеге операция...
-
Лениногорскида "Жилищный сервис" республика акциясенә кушылды (фото)
Лениногорскида Олег Баштанов җитәкләгән "Жилищный сервис" ҖЧҖ "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясенә кушылды: беренче сыйныфка баручы Мамедова Лидияга рюкзак һәм кантоварлар тапшырылды.
-
Татарстан самолеты мәҗбүри Ростовка төшкән
Борттагы бер кешенең хәле начарайган. Пассажир кисәк агарып китә һәм сөйләшә алмый башлый. Бортпроводник пассажирлар белән элемтәгә кереп, алар арасында табиб булу-булмавын ачыклый. Арада бер ханым ярдәмгә килә. Очкыч командиры Александр Егоров 20 минут эчендә самолетны утырта. Экипажның оператив эш итүе кеше гомерен саклап калырга булышкан. http://intertat.ru/tt/