17 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Лениногорскида страховой взносларны түләмәүчеләрне ачыклыйлар
Татарстан Пенсия фонды идарәсенең территориаль бүлекчәсе хезмәткәрләре страховой взносларны тиешенчә түләмәүчеләрне ачыклый. Страховой взнос түләүдән качып йөрүче оешма җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр ведомствоара комиссия утырышына чакырылачак. Әгәр эш бирүче сезнең пенсия хокукларыгызны боза икән, сез Татарстан буенча Пенсия фонды идарәсенең "ышаныч телефонына" шалтырата аласыз: 8 (843) 279-24-40 Татарстан буенча Пенсия...
-
Лениногорскилылар шахмат буенча җиңде
2 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Кама аръягы командалары шахмат буенча йомгаклау этабында уйнады. Анда Татарстаннан тыш, Башкортстан шахматчылары да катнашты. Сигез команда арасында Лениногорск команда зачетында җиңеп чыкты. Абсолют зачетта: Дмитрий Носов, Владимир Шуваткин, Татьяна Шуваткина, Дарья Фролова, Рифат Мортазин, Рамил Гыйсмәтов призер булды.
-
Нурлат шәһәрендә 66 яшьлек ханым хәбәрсез югалган
Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Нурлат районара бүлегендә, 1948 елның 5 февралендә туган Валентина Фокееваның хәбәрсез югалуы факты буенча РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча кузгатылган җинаять эше тикшерелә. Башлангыч тикшерү барышында ачыкланганча, 2014 елның 11 июнендә Фокеева Нурлат шәһәрендә Электр станциясе урамында урнашкан...
-
Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне
20 ноябрьдә - балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнендә, Лениногорск муниципаль районында ятим, караучысыз калган балалар, шулай ук опекун, попечитель, бала алган әти-әниләр өчен хокукый консультация үткәрелә. Ул Лениногорск балалар йорты бинасында - Садриев урамы , 51 нче йорт адресы буенча 10.00-16.00 сәгать аралыгында узачак. Лениногорск районы администрациясе матбугат үзәге
-
Лениногорск укучылары мәдәният учреждениеләренә ничек йөриячәк
Мәктәпләрдә укытучылар гадәттә бирә торган хисаплар саны быел 25 процентка, ә балалар өчен уздарыла торган мәдәни чаралар 30 процентка кыскартылган. Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында узган очрашуда ТР Премьер -министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тулырак тукталып үтте. Аның фикеренчә, укытучылар, беренче чиратта, балаларга белем...
-
Халыкара студентлар көне билгеләп үтелә
Халыкара студентлар көне 1946 елның 17 ноябрендә Прагада узган Бөтендөнья студентлар конгрессында Чехиянең патриот студентлары хөрмәтенә билгеләнгән. 1939 елның 28 октябрендә фашистлар тарафыннан басып алынган Чехословакиядә Прага студентлары һәм мөгаллимнәре, Чехословакия дәүләте барлыкка килү көнен (1918 елның 28 октябре) билгеләп үтү өчен, демонстрациягә чыга. Илбасарлар бүлекчәләре демонстрацияне куып тараткан вакытта...
-
5 нче мәктәп укучылары мэриядә кунакта булды
14 ноябрьдә Парламент дәресе кысаларында, 5 нче мәктәп укучылары шәһәр мэриясендә кунакта булып кайтты. Дәресне аларга район башлыгы Гөлфирә Рафикова үткәрде. Ул укучыларга җирле совет депутатлары турында сөйләде, викторина уздырды. Очрашу барышында районның социаль - икътисадый үсеше турында фильм карадылар.