Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нурлат шәһәрендә 66 яшьлек ханым хәбәрсез югалган

Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Нурлат районара бүлегендә, 1948 елның 5 февралендә туган Валентина Фокееваның хәбәрсез югалуы факты буенча РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча кузгатылган җинаять эше тикшерелә. Башлангыч тикшерү барышында ачыкланганча, 2014 елның 11 июнендә Фокеева Нурлат шәһәрендә Электр станциясе урамында урнашкан...

Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Нурлат районара бүлегендә, 1948 елның 5 февралендә туган Валентина Фокееваның хәбәрсез югалуы факты буенча РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча кузгатылган җинаять эше тикшерелә.
Башлангыч тикшерү барышында ачыкланганча, 2014 елның 11 июнендә Фокеева Нурлат шәһәрендә Электр станциясе урамында урнашкан йорттагы фатирдан чыгып китә, һәм хәзергә кадәр аның кайдалыгы билгеле түгел.
Фокееваның билгеләре: буе 155-160 см, чаңдыр гәүдәле, чәчләре туры кара, күзләре коңгырт, 66 яшьтә, коңгырт төстәге бәйләнгән башлык, кызыл шакмаклы ачык төстәге пальто кигән булган.
Нинди дә булса мәгълүматка ия гражданнарның 02, 8 (84345) 2-11-25, 2-68-39 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүе сорала, анонимлык гарантияләнә. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Татар -информ" сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фокеева