17 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Мисырда террорчыларга ярдәм иткән аэропорт хезмәткәрләре тоткарланган
Шарм-эль-Шейх аэропортының ике хезмәткәре тоткарлануы хакында ТАСС мәгълүмат чыганагы хәбәр итте. Мисыр хакимияте фикеренчә, аэропорт хезмәткәрләре террорчыларга ярдәм итүдә шикләнелә. 31 октябрьдә "Когалымавиа" авиакомпаниясенең Шарм-эль-Шейхтан Санкт-Петербургка очучы "Airbus А321" самолеты Синай ярымутравында һәлакәткә очраган, анда 224 кешенең гомере өзелгән иде. Бүген рәсми рәвештә, һәлакәтнең сәбәбе - теракт, диелде. http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51032-misyirda-terrorchyilarga-yard%D3%99m-itk%D3%99n-aeroport-hezm%D3%99tk%D3%99rl%D3%99re-totkarlangan-%20video.html
-
Киләсе елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләнелмәгән бурычларга пени 17 процентка кадәр арта
Россия Торак кодексына кертелгән үзгәрешләр 2016 елның 1 гыйнварыннан көченә керә. «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат киңәшмәсендә Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнелмәгән бурычларга пени хәзерге 8 проценттан 17 процентка кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итте. Беренче айда пени билгеләнми. Икенче айдан өченче айга көн саен штраф бурыч күләменең...
-
Казан үзәгендә зур янгын [+ видео, фото]
Казанның үзәгендә - Островский 57В адресы буенча урнашкан офис бинасында янгын чыгу турында 11:04 сәгатьтә хәбәр ителде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, бинаның чормасында чыккан янгын 300 квадрат метр мәйданга таралган. Коткаручылар килгәнче мөстәкыйль рәвештә бинада булган 32 кеше дә чыга алган. Янгын катлаулылыгы буенча өченче дәрәҗәгә җиткән, диелә....
-
Балан бәлеше
Бер бәлешкә (төче камыр): он 600г, су яки сөт 150г, май 150г, бер йомырка, 1/2 балкашык чәй содасы. тоз. Эчлек: 600г балан, 300г шикәр комы, 3 аш кашыгы манный ярмасы, 3 аш кашыгы кесәл. Баланны чистартып юалар, азрак су, шикәр комы салып пешереп алалар. Балан куе кызыл, әчкелтем баллы булып...
-
Лениногорскиның КНИТУ-КАИ студентлары спартакиадада катнашкан
Күптән түгел, Лениногорскиның КНИТУ-КАИ студентлары Казан шәһәренең "ОЛИМП" спорт объектында үткән спартакиадада катнашып кайткан. Студентлар алты төр ярышта көч сынашкан һәм лаеклы урыннар алып кайткан, дип язылган http://lfkai.ru/ сайтында.
-
Җырчы Гүзәлия:"Ярты елга 30га якын җыр иҗат итәм"
Мәскәүдә яшәүче җырчы һәм композитор Гүзәлия тарафыннан иҗат ителгән җырларны күп кенә танылган артистлар башкара. Аның җырлары уңышка ирешеп, хәтта кайбер җырчыларның үзләрен дә халыкка танытты. Гүзәлия исә илһамланып яңадан-яңа җырлар иҗат итә. Бүгенге көндә ул 15 җыр һәм 5 дуэт тупланган "Яныңа агылам" исемле җыентык әзерләү белән мәшгуль. -...
-
ТУҢДЫРМА
Кирәк: ярты литр сөт; бер стакан шикәр комы (беразын куертылган сөт белән алыштырырга була); ике-өч йомырка; 50 г атланмай; бер чәй кашыгы бәрәңге крахмалы; туңдырмага тәм һәм төс бирү өчен төрле җиләк-җимеш; бер чеметем ванилин. Эш барышы: Сөтне кайнатырга куябыз, шунда ук май өстибез. Шикәр белән крахмалны бергә кушабыз. Йомыркаларның...
-
Җәйге көпчәкләрен кышкыга алыштырмаганнарга – 500 сум штраф
1 декабрьгә кадәр машина йөртүчеләргә җәйге көпчәкләрне кышкыга алыштырырга кушалар. Таможня берлегенең шул хактагы «Тәгәрмәчле транспорт чараларының куркынычсызлыгы турында» техник регламенты таләпләре гамәлгә кергән. Кагыйдә буенча, машина кышкы өч айда (1 декабрьдән 1 мартка кадәр) кышкы тәгәрмәчләр, җәйге өч айда (1 июньнән августка кадәр) җәйге резиннарда булырга тиеш. Татарстанның ЮХИДИ...
-
Югалган чаңгычыны тапканнар
45 яшьлек ир-ат кичә чаңгыда шуарга дип урманга киткән булган. Яр Чаллыда яшәүче шул китүеннән кайтмаган. Төшке аш вакытында туганнары аның белән телефоннан сөйләшкән, шуннан соң ул телефонга җавап бирми башлаган. Аптырагач, туганнары коткаручыларга мөрәҗәгать иткәннәр. Ир-атны төне буе эзләгәннәр. Аны башка чаңгычылар үлгән килеш тапкан. Тикшерүчеләр аның үлеменең сәбәбен...
-
27 кеше ВИЧ-инфекция йоктырган
5-11 ноябрьдә Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекциянең 27 очрагы теркәлгән. Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе шул хакта хәбәр итә. Бу очракларның иң күбесе (8 очрак) Чаллыда теркәлгән. ВИЧ-инфекциялеләр Казанда 7 кеше, Әлмәт, Әгерҗе, Аксубай һәм Актаныш районнарында - 2 шәр очрак, Азнакай, Зәй, Түбән Кама,...
-
Кискен тын юллары авырулары белән интегүчеләр саны арткан
9-15 ноябрьдә кискен тын юллары белән авыручыларның 13 мең 144 очрагы теркәлгән, бу 10 мең кешегә 34,5 процент авыру туры килә дигән сүз, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе. Авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 26,4 процентка түбәнрәк. Ә узган атна белән чагыштырганда...
-
Америкада берәү җенесен алыштыргач йөккә узган
Филадельфиядә яшәүче Кэйден Коулман җенесен хатын-кызныкыннан ирләрнекенә алыштырганннан соң 10 ел үткәч йөккә узган. 29 яшьлек трансгендер инде 2013 нче елда ук бәбиләсә дә, җәмәгатьчелеккә тик хәзер генә сөйләргә батырчылык иткән. "Газета.ру" сайты хәбәр итүенчә, Коулман һәм аның иптәше Элайджа авырлы икәнлекләрен аңламаганнар да. Ир бик озак гормоннар эчүен, берни...
-
Әбисен үтергән өчен 11 ел биргәннәр
Казанда әбисен үтергән өчен 28 яшьлек ир-атны хөкем иттеләр. Аның инде моңа кадәр дә җинаять җаваплылыгына тартылганы булган. Казанның Совет районы прокуратурасы А.Минсабировка карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Ул РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 1 нче бүлеге (үтерү) буенча гаепле, дип табылды. Суд тарафыннан ачыкланганча,...
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар! Уңышлы көн, күтәренке кәеф телибез!
-
Лениногорскида һава торшы: -15 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин
17 - 18 ноябрь көннәрендә болытлы көн, кар явачак. Температура көндез -6, -7, төнлә -8 градуска кадәр булачак. 19 - 20 ноябрь көннәрендә аяз көн, явым-төшем көтелми. Шулай да, салкынайта. Температура көндез -10, -13, төнлә -14, -15 градуска кадәр салкын булачак. 21-22 ноябрь көннәрендә тагын кар явачак. Температура көндез -9,...