Киләсе елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләнелмәгән бурычларга пени 17 процентка кадәр арта
ЯҢАЛЫКЛАР

Киләсе елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләнелмәгән бурычларга пени 17 процентка кадәр арта

Россия Торак кодексына кертелгән үзгәрешләр 2016 елның 1 гыйнварыннан көченә керә. «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат киңәшмәсендә Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнелмәгән бурычларга пени хәзерге 8 проценттан 17 процентка кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итте. Беренче айда пени билгеләнми. Икенче айдан өченче айга көн саен штраф бурыч күләменең...

Россия Торак кодексына кертелгән үзгәрешләр 2016 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.
«Татмедиа» агентлыгында узган матбугат киңәшмәсендә Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнелмәгән бурычларга пени хәзерге 8 проценттан 17 процентка кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итте. Беренче айда пени билгеләнми. Икенче айдан өченче айга көн саен штраф бурыч күләменең Россия Банкы билгеләгән 300/1 өлеше кадәр арта барачак. Туксан көн узгач, штраф (пени) инде 130/1 өлешендә үрчи башлаячак.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен меңнәрчә сум бурычлары җыелган кешеләргә торакларыннан кечерәк мәйданлы фатирларга мәҗбүри рәвештә чыгару чарасы да кулланылачак. Мондый күңелсезлекләргә калганчы, түләүләрне түләп бару хәерлерәк ләбаса.

Квартплата

Нет комментариев