18 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Мактаулы исем
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Мишкин Сергей Ивановичка "Татарстан Республикасының атказанган агрономы» дигән мактаулы исем бирелде.
-
Котлыйбыз!
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесе башлыгы Хәмидуллин Рафикъ Хәмбәл улына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.
-
Башлыклар хисап тота
Бу атнада район авылларында җыеннар башланып китте. 1 февральгә кадәр һәр авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотачак, киләчәккә бурычлары белән таныштырачак. Җыен Урмышлы, Сарабиккол, Мичурин, Иске Куак авылларында уздырылды инде. Аларның тагын бер мөһим ягы: халыкка хезмәт күрсәтүче һәр өлкәдән вәкилләр катнашып, кызыксындырган сорауларга җавап бирә.
-
Һөнәр ияләре белән булган кызык хәлләр
Элек-электән авылларда кулы эш белә торган осталар яшәгән. Алар белән бәйле төрле кызык хәлләр, мәзәкләр дә килеп чыккан. Менә шулар турында язып үтәсем килде. Чалбар балагы нигә кыска? Ике авыл малае урамда уйнап йөри. Икесе дә бер үк төрле тукымадан тегелгән чалбар кигән. Тик берсенең чалбары озын, икенчесенеке - кыска...
-
Кулга-кул тотынышып...
Соңгы елларда толерантлык сүзе модага кереп китте. Аның нигезендә түзем булу дигән мәгънә ята. Без, нишләп, башка милләт кешеләренә толерантлы булырга тиеш соң? Мин һәрвакыт хөрмәт белән карарга кирәк дип уйлап кына түгел, нәкъ шулай яшәдем һәм яшим. Берзаман чиновниклар авызыннан шул сүз ишетелә башлады, хәтта минем бер тәҗрибә эшемдә...
-
Кубок – “Ромашка” командасында
Кышкы каникул көннәрендә Шөгердәге Чкалов исемендәге мәктәп кортында берничә авыл хоккей командасы очрашты. Монда Куакбаштан - "Шторм", Иске Шөгердән - "Беркут", Шөгердән - "Чкаловец", Зәй-Каратайдан - "Факел", Зеленая Рощадан - "Стрела" һәм Урдалыдан "Восход" командалары килгән иде. Уен өч команданың призлы урын алуы белән төгәлләнде. I урынга - Куакбаш, II...
-
Тормышны яңадан башлау
Чираттагы ломкасы башлангач, Азат кая сугылырга белмәде. Инде өченче көн бу чир аны интектерә. Тормышыма нокта куяр чак җиттеме икән әллә дип, балконга чыкты егет. Сигезенче каттан сикереп үлүчеләр турында ишеткәне бар аның. Тик исән калып, инвалидка әйләнсә... Куллары белән башын тотып уйга чумды. ...Әле кайчан гына тормыш рәхәт, ямьле...
-
Бүләк отасың килсә – языл
Күптәнге традициягә тугры калып, "Заман сулышы" газетына язылган әбүнәчеләребез арасында призлар уйнатылды. Квитанция номерларын хәбәр иткән 396 әбүнәче арасында 7 приз үз хуҗасын тапты. Лототронга салынган квитанция номерларын берәм-берәм 11 нче гимназиянең II сыйныф укучысы Алинә Мостафина тартып чыгарды. Бүләкләрнең хуҗалары түбәндәге әбүнәчеләр булды: 10 килолы 1 капчык он Ялтауда...