18 февраль 2015 яңалыклары
-
Лениногорскида салкын тидереп авыручылар арткан
Узган атнада шәһәр һәм районда кискен респиратор вирус инфекциясенең 803 очрагы теркәлгән, ди Роспотребнадзор белгечләре. Авыруның контроль күрсәткече 42 процентка артуы күзәтелә. Чагыштыру өчен: Әлмәттә - 40, Яр Чаллыда 68 процентка. Грипп эләктерү очрагы әлегә күзәтелми, ди эпидемиологлар.
-
Президент ТАССРның 95 еллыгын бәйрәм итү турында Указ имзалаган
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 95 еллыгы һәм ТРның яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгын бәйрәм итү турындагы Указны имзалаган. ТР Президентының 14 февральдә имзаланган Указы нигезендә, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының 95 еллыгын һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгын бәйрәм итү чаралары 2015 елның августына билгеләнгән. Бәйрәм чараларына әзерлек...
-
Лениногорскида аяз көн
Лениногорскида аяз көн. Температура көндез -13 -16 градус булса, төнлә ул -19 -20 градуска кадәр булачак. 19 февраль көнне Лениногорскида аяз көн булыр дип фаразлый синоптиклар. Температура көндез -19 -13, төнлә -16 -22 градска кадәр салкын булачак.
-
Лениногорскиның КНИТУ-КАИсында спорт бәйрәме
Күптән түгел Лениногорск шәһәренең КНИТУ-КАИсында, мәктәп укучылары һәм булачак студентлар өчен «По дорогам военной славы!» дип исемләнгән спорт бәйрәме үтте. Ул Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән, дип хәбәр итә КНИТУ-КАИ сайты.
-
Исерек ир-ат сөяркәсенең 1 яшьлек баласын кыйнаган
Әлеге хәл Чистайда булган. Җирле полиция бүлегенә гадәттән тыш вакыйга турында хәбәр кичә иртән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләреннән керә. Табибларга ярдәм сорап, 1 яшь тә 2 айлык баласы белән әни кеше мөрәҗәгать итә. Әни кешенең сүзләренә караганда, малайны аның өйдәше, 37 яшьлек исерек ир-ат кыйнаган булып чыга. Әлеге ир-ат...
-
Өч көн рәттән ял итәчәкбез
Бу атна азагында лениногорскилылар өч көн ял итәчәк. 23 февраль бәйрәме уңаеннан 21, 22, 23 февраль көннәрендә безне яллар көтә. Шулай ук 8 Март -Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан 7, 8, 9 март көннәрендә ял итәчәкбез.
-
Лениногорск акробатлары – призлы урыннарда
Уфа шәһәрендә үткән батутта һәм акробатик юлда сикерү чемпионаты һәм беренчелегендә безнекеләр уңышлы чыгыш ясады. Хатын-кызлар арасындагы чемпионатта Виктория Журавлева акробат юлында сикерү буенча икенче урын алды. Беренчелек өчен ярышта Анна Романова бишенче урынга лаек булды. Яшүсмерләр арасында I разряд программасы буенча Владислав Нагорнов - икенче, Дамир Атнагулов дүртенче булды.