Исерек ир-ат сөяркәсенең 1 яшьлек баласын кыйнаган
Әлеге хәл Чистайда булган. Җирле полиция бүлегенә гадәттән тыш вакыйга турында хәбәр кичә иртән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләреннән керә. Табибларга ярдәм сорап, 1 яшь тә 2 айлык баласы белән әни кеше мөрәҗәгать итә. Әни кешенең сүзләренә караганда, малайны аның өйдәше, 37 яшьлек исерек ир-ат кыйнаган булып чыга. Әлеге ир-ат...
Табибларга ярдәм сорап, 1 яшь тә 2 айлык баласы белән әни кеше мөрәҗәгать итә. Әни кешенең сүзләренә караганда, малайны аның өйдәше, 37 яшьлек исерек ир-ат кыйнаган булып чыга. Әлеге ир-ат баланы йөрергә өйрәтергә теләгән. Малай куркуыннан елаган һәм ир аны кыйный башлаган - башына, битенә суккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев