18 март 2018 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов: Без сезнең белән киләчәгебезне сайладык!
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына сайлауларда катнашуы өчен рәхмәтләрен җиткерде. "Гражданлык позициягез өчен рәхмәт сезгә", - диде ул сайлаучылар өчен оештырылган "Мин тавыш бирдем" шәһәр концерты сәхнәсеннән. "Бүген илебезнең иң әһәмиятле сайлаулары узды - без Россия Президентын сайладык. Бу бик катлаулы зур процесс, бу - сайлау комиссиясе, күзәтүчеләр, иң...
-
Үзәк сайлау комиссиясе: Путин сайлаучыларның 71,97 процент тавышын җыйган
Гамәлдәге Россия Президенты Владимир Путинга сайлаучыларның 71,97 проценты тавыш биргән. Моны Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары дәлилли. РИА Новости мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта сайлау комиссияләрендә протоколларның 21,33 проценты эшкәртелгән. Алдан Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге экзит-пол мәгълүматлары гамәлдәге Россия Президенты Владимир Путинның Россия Президенты сайлауларында җиңүен раслады. http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/18/160168/
-
Экзит-пол: Владимир Путин Татарстанда 80 проценттан артык тавыш җыйган
(Казан, 18 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Экзит-пол нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстанда узган сайлауларда Президентлыкка кандидатлар арасында 80,9 процент тавышны Владимир Путин җыйган. Бу хакта КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, Эксперт советының җаваплы сәркатибе, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков хәбәр итте. КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, Эксперт советының җаваплы сәркатибе, сәяси фәннәр докторы Андрей...
-
Сайлауларда халык республиканың бердәмлеген күрсәтте - Анатолий Фомин
Россия һәм Татарстан Җәмәгать палатасы вәкилләре сайлаулар артыннан күзәтеп бара. Халык сайлау участокларына килеп, республиканың бердәмлеген күрсәтте. Бу хакта Татарстан Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте. Анатолий Фомин сүзләренчә, бүгенге сайлауларда Татарстан Җәмәгать палатасы тавыш бирү барышын даими күзәтә. "Сайлаулар тәмамлануга бик аз вакыт калып бара. Иң мөһим эшебез,...
-
Спорт. Ул чынлап та файдалымы?
Әлбәттә. Күзәтүләрдән күренгәнчә, спорт баланың сөякләрен, мускулларын ныгыта, гәүдә авырлыгын контрольдә тотарга ярдәм итә, депрессия симптомнарын бетерә, кан басымын җайлый. Балагызны спорт секциясенә бирер алдыннан, барлык нюансларны да күз уңыннан уздырырга кирәк. Идеаль вариант - спорт терапиясе, дәвалау физкультурасы. Баланың физик әзерлегеннән чыгып аны индивидуаль яки төркемле дәресләргә бирүне хәл...
-
"Казан Арена" алдындагы мәйданда тавыш бирүчеләр өчен концерт бара
"Казан Арена" алдындагы мәйданда "Мин тавыш бирдем" дип аталган шәһәр концерты башланып китте. Концертны Казан студентларының "Родина" патриотик вокаль-хореографик ансамбле "Туган як" җыры белән башлап җибәрде. Татар эстрадасына Вәсилә Фәттахова алып кергән популяр җыр татар һәм рус телләрендә яңгырады. Концертны 1нче канал журналисты Максим Шәрәфетдинов һәм актер һәм элеккеге КВНщик...
-
Лениногорскиның үзәк мәйданын күгәрченнәр үз итә (ФОТОЛАР)
Үзәк мәйданда күгәрченнәр шулхәтле күп. Алар кешеләрдән дә, үтеп китүче машиналардан да курыкмый. Зилә Мөдәррисова фотолары
-
Тәрбия өлкәсендә иң яхшы педагоглар 2,10 һәм Түбән Чыршылы мәктәпләрендә
Март башында Әлмәттә "Тәрбия өлкәсендә һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" республика конкурсының зональ этабы узды. Бу хакта Мәгариф идарәсе сайты хәбәр итә. "Кешене тәрбияләү" номинациясендә 2нче мәктәпнең педагог-организаторы Г.Шәрәпова 2нче урын, шул ук номинациядә класс җитәкчеләре өчен бәйгесендә 10нчы мәктәптән Э. Димиева 3нче урын алды. "Йөрәгемне балаларга...
-
Шөгернең үсеп килүче буыны өлкәннәргә булыша (ФОТОЛАР)
Язгы мәрхәмәтлелек атналыгында районыбызда игелекле эшләр дәвам итә. Шөгер яшьләре китапханә хезмәткәре Гүзәл Рамиловна белән өлкәннәргә тимурчылык ярдәме оештырганнар. Өлкәннәр рәхмәт әйтеп, изге теләк теләп калган. vk.com/shugurovo2016 фотолары
-
15 сәгатькә 58 процентка якын татарстанлы Россия Президенты сайлауларында тавыш биргән
Сәгать 15.00 гә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда Россия Президенты сайлауларында республиканың 57,95 процент сайлаучысы тавышын биргән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, республикада 2 миллион 909 мең 650 кеше сайлау хокукына ия. Шуларның 1 миллион 600 меңнән артыгы сайлау участокларында үз тавышын биргән....
-
Шанхай күзәтүчеләре Татарстандагы 100дән артык сайлау участогында булган
Шанхай оешмасыннан күзәтүчеләр бүген, Россия Президенты сайлаулары кысаларында, 100 дән артык сайлау участогында булган. Бу хакта Шанхай оешмасы күзәтүчеләр Миссиясе әгъзасы Серик Егизбаев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, сайлау участокларының берсендә дә хокук бозу очраклары теркәлмәгән. Алай гына да түгел, Серик Егизбаев яшь гражданнарның актив булуын, кеше кая гына теркәлүгә карамастан,...
-
Салават Фәтхетдинов, гастрольдә йөргәндә, Себердә тавыш биргән вакыты турында сөйләде
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов сайлауларда катнашмый калган вакытын хәтерләми. Гастрольдә булганда, аңа хәтта чит шәһәрләрдә дә тавыш бирергә туры килгән. "Без гел гастрольдә, гел юлда бит. Яшьрәк вакытта, бәлки, сайлауларда катнашмый калган вакыт та булгандыр", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесе соравына, үзе тавыш биргән 389 сайлау участогында. - Бер...
-
Лениногорск үзәк район хастаханәсендә дә тавыш бирделәр
Бүген Лениногорскиның үзәк район хастаханәсендә 1810нчы сайлау участогы эшли. Ул вакытлыча ябык участок дип исәпләнә. Монда хастанәдә, аңа караган дәвалау учреждениеләрендә тәүлек дәвамында стационар дәвалауда булган авыручылар үз тавышларын бирә. Сайлау комиссиясе рәисе Зөлфия Могыйнова әйтүенчә, сайлаулар тыныч уза. - Бүгенге көндә исемлек буенча 330 авыру исәпләнә. Алар 13.00 сәгатькә...
-
Татарстанда төшке вакытка сайлаучыларның 38,47 проценты тавыш биргән
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов Аксубай, Арча, Әтнә, Балтач, Чүпрәле халкының активлыгын билгеләп узды. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген сәгать көндезге 12гә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада сайлаучыларның 38,47 проценты тавыш биргән. Бу хакта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр...
-
Чүпрәле районында яшәүче 86 яшьлек Закир Шәрәпов сайлауларга чаңгыда килгән
Авыл кешесе, аеруча өлкәннәр һәр эшне иртән тәмамларга өйрәнгән. Шуңа да Татарстанның Чүпрәле районы Иске һәм Яңа Задур авыллары халкы сайлау участогына иртән үк килгән иделәр. Араларында 86 яшьлек Закир абый Шәрәпов сайлауларга чаңгы белән килгән, дип яза район газетасы. "Үз гомеремдә беренче тапкыр сугыштан, 1946 елда сайларга туры килде....