18 март 2018 яңалыклары
-
Россия Президентын Лениногорскиның Картлар һәм инвалидлар йортында да сайладылар
Анда яшәүчеләр янына сайлау комиссиясе членнары үзләре килде. "Без 7нче мәктәптә урнашкан 1791 нче сайлау участогыннан килдек", - ди Элина Әхмәдиииева. - Безгә бу турыда кичә үк әйтеп куйдылар. Каядыр барырга кирәкми, бик җайлы. Безнең дә башкалар кебек үк, сайлауда катнашасыбыз килә. Мин һәр сайлауда катнашам, бу юлы да тавышымны...
-
Районның Тимәш авылында ике төрле сайлыйлар (ФОТОЛАР)
Районыбызның Тимәш авыл җирлегендә халык ике ысул белән сайлый: электрон юл һәм гадәттәгечә, бюллетеньнар алып, урнага салып. 1837 нче сайлау участогында беренче тапкыр компьютер-электрон сайлау оештырылган. Сайлау комиссиясе әгъзасы Нуриева Гөлфия әйтүенчә, мондый юл белән сайлаудан авырсынучы юк. Кайберәүләр, аеруча яшьләр җиңел икән, дип әйтәләр, ди. Халык бездә бик актив....
-
"Мин дә гражданлык бурычымны үтәдем" (Иске Писмәндә)
Иске Писмән авылында 1828 сайлау участогында төшкә кадәр бик күп халык килде. Участок авыл мәдәният йортында урнашкан. Музыка уйнап тора. Андрей Пестовның күңелендә бу көн гомерлеккә истә калыр мөгаен. Аның беренче тапкыр тавыш бирүе. Ул нефть техникумының соңгы курсында укый, күпбалалы гаиләдән. Менә мин дә гражданлык бурычымны үтәдем. 18 яше...
-
Урдалы авыл җирлегендәге сайлау участогына беренче килүчегә бүләк биргәннәр
Ул - Минәҗев Исхак Әхмәтшәрип улы, аңа бюллетень белән бергә бүләк тә тапшырганнар. Быел халык бик актив, ди сайлау комиссиясе членнары. Беренче мәртәбә сайлаучыларга да бүләкләр тапшырылган.
-
Рөстәм Миңнеханов хатыны белән Россия Президентын сайлауда катнашты
Татарстан Президенты 42нче сайлау участогында тавыш бирде. (Казан, 18 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән бергә иртәнге 10да Карл Маркс урамында - Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның беренче бинасында урнашкан 42нче сайлау участогына килде. Башка сайлаучылар кебек үк, алар үз паспортларын күрсәтеп бюллетеньнәр алды һәм кабиналарга...
-
Яшел Үзәндә сайлауга туй күлмәгеннән килделәр
(Яшел Үзән, 18 март , "Татар-информ", Кыямова Мөршидә). Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Камилә һәм Артур Россия никахлашу сараеннан туп-туры үзләре теркәлгән 1500 нче сайлау участогына тавыш бирергә килде. Яшел Үзән шәһәренең "Родина" мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында яшь гаилә беренче тапкыр гражданлык бурычларын үтәде. Яшь кияү белән яшь кәләш туйга...
-
Лениногорскида сайлау участокларына гаиләләре белән киләләр (фотолар)
Сайлау участокларына балалары, оныклары, оныкчыклары белән киләләр. Эльмира Габдушовага 73 яшь. Ул 11нче гимназиядәге 1801нче сайлау участогында тавыш бирде. Сайлауга 4 яшь ярымлык оныкчыгы Сергей белән килгән. -Сайлауларда катнашмый калганым юк. Баштан балаларымны ияртеп килә идем, аннары оныкларны, бүген менә оныкчыгым белән килдем. Тавыш бирү белән кайтып китәргә җыенган идем,...
-
#Айданавыборы бәйгесе җиңүчеләренә айфон һәм айпадлар тапшырылачак
Татарстанда #Айданавыборы фотомарафоны старт алды. (Казан, 18 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда #Айданавыборы фотомарафоны старт алды. Селфи-бәйгенең төп бүләкләре арасында өч велосипед, дүрт айфон һәм өч айпад бар. #Айданавыборы медиатөркеме вәкиле Кирилл Ершов ТР Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә шул хакта белдерде. «Без кешеләрнең үз төбәгенә яратуы хакында сөйләүләрен телибез. Фотомарафонда...
-
Лениногорск сайлау участокларында буфетлар эшли (ФОТОЛАР)
Сайлау участокларында буфетлар 8 дән үк эшли башлады. Анда шәһәр кафе-ашханәләрендә пешерелгән камыр ризыклары сатыла. Сайлаучыларга тавыш биргәннән соң тәм-томнар сатып алу мөмкинлеге дә бар.
-
Татарстанда сайлау участокларында 3 меңгә якын күзәтүче эшли – Анатолий Фомин
"Сайлау хокуклары үтәлешен мониторинглау вәкаләтләрен Иҗтимагый палаталарга йөкләү гадел дип саныйм", - ди Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Россия Президентын сайлау буенча участокларда 3 меңгә якын күзәтүче эшли. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий...
-
Россия Федерациясе Президентын сайлау башланды
Бүген, 18 март, Россия Федерациясе Президентын сайлау башкарыла. Татарстанда сайлау бүлекчәләре 8дән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак. Республикада барлыгы 6 округ сайлау комиссиясе һәм 2817 участок сайлау комиссиясе оешкан, шуларның 49е сайлаучыларның вакытлыча яшәү урыннарында - хастаханәләрдә, аэропортларда, тимер юл системасында һ.б. Моннан тыш, 147 сайлау бүлекчәсе башка илләрдәге Россия...
-
Лениногорскида сайлау участоклары эшен башлап жибәрде (ФОТОЛАР)
Бүген, 18 март, Россия Федерациясе Президентын сайлыйбыз. Сәгать 8 дә Лениногорск районы һәм шәһәрендәге барлык сайлау участоклары да эшен башлап җибәрде. Алар 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Шәһәрдәге 11нче гимназиядә урнашкан 1801нче сайлау участогы ачылганчы ярты сәгать алдан килеп куйганнар иде инде. Алар - Әлфия Нигъмәтуллина, Дмитрий Герасимов һәм Петр Майоров....