18 апрель 2016 яңалыклары
-
Лениногорскида күп балалы гаиләгә торак сертификаты тапшырылды (фотолар)
Сугышлы авылында яшәүче Вилдановлар гаиләсенә торак сертификаты тапшырылды. "Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасы кысаларында фатирлы булачак алар. Ул ике бүлмәле булыр дип көтелә. Сертификатны хуҗабикәгә социаль мәсьәләләр буенча район башлыгы урынбасары Владимир Друк тапшырды. - Әлеге фатир сезнең күңелегезгә хуш килер. Балаларыгыз һәм оныкларыгыз белән сөенешеп яшәргә...
-
Өченче катка җиткәч җәймә өзелгән
Бер ир-ат бер-берсенә бәйләнгән җәймәләр ярдәмендә бишенче кат тәрәзәсеннән аска төшәргә ниятләгән булган. Өченче кат турысына җиткәч, җәймәләрдән ычкынып китеп, ир кеше аска мәтәлеп төшкән. Күрүчеләр тиз генә ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Зыян күргән ирне Чаллы БСМПсының травматология бүлеегенә алып киткәннәр. http://www.almet-rt.ru/
-
Түбән Кама урамнарын су баскан (фотолар)
Кичәге көчле яңгырдан соң Түбән Каманың кайбер урамнары су астында калды. Кайбер урыннарда яңгыр суы агу канализацияләре сафтан чыгуы мәгълүм булды. Түбән Каманың кайбер урамнарында транспорт белән йөрү иртәнге якта да кыенлык тудырган әле. Иң аянычы - кайбер йортчыларга да зыян килгән. Шәһәр халкыннан 41 шикаять кергән. Алар йорт түбәләреннән...
-
Лениногорскида бомба эзлиячәкләр, сак булыгыз
21 апрельдә безнең муниципаль район территориясендә республика буенча эчке эшләр министры урынбасары Владимир Исаак җитәкчелегендә команда-штаб өйрәнүләре узачак. Анда тирә - як районнарның хокук сакчылары да катнашачак. Өйрәнү чынбарлыкка туры китерелеп уздырыла, мәсәлән, заложниклар алу, объектларга миналар кую булачак. Полицийскийлар халыкка сак һәм игътибарлы булырга куша, курыкмагыз һәм хокук сакчыларына...
-
11 яшьлек малайның баш миенә ук кадалган
Торак йорт ишегалдында уйнап йөргән баланың баш сөяген ук тишеп, баш миенә үтеп кергән. Малайлар җәядән ук атып уйный торган булганнар. Хәзерге вакытта малайның башына операция ясаганнар. Укны алганнар. Санкт-Петербургта булган бу хәл буенча тикшерү бара. http://www.almet-rt.ru/
-
Нефть техникумы студенты чемпионат ярымфиналында беренче урын алды
Чемпионатның ярым финалы Саранск шәһәрендә үтте. Республика командасы составында Лениногорск нефть техникумы студенты Дмитрий Гецев «Веб-дизайн» номинациясендә чыгыш ясап, беренче урын алды. Котлыйбыз!
-
Лениногорскилылар "Салават күпере" фестивале гала-концертында чыгыш ясады
Ул Казанда Халыклар дуслыгы йортында узды. Анда төрле районнарда килгәннәр һәм Казанлылар чыгыш ясады. Бездән Яңа Сережкиноның "Сывлам" ансамбле, Диляра Еремеева, Александра Кириллова, Федотовканың "Аланлык" хореография коллеклективы, "Акопян" дуэты, Урмышлы мәдәният йортыннан Алия Матнурова, Лиана Локманова, Фаиз Хөсәенов. Шулай ук балалар сәнгать мәктәбе укучыларының күргәзмәсе оештырылган иде. Барлык катнашучыларга дипломнар...
-
Татарстан авиакомпаниясе Бөгелмә – Симферополь – Бөгелмә маршрутын ача
Билет бәясе 6590 сумнан башлана. 28 майдан «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе Бөгелмә - Симферополь - Бөгелмә маршрутын ача. Һава судносы Бөгелмәдән һәр шимбә 7.10 сәгатьтә оча һәм 10.10 сәгатьтә "Симферополь" халыкара аэропортына төшә. Якшәмбе самолет Симферопольдән Бөгелмәгә 14.30 да оча, Бөгелмә аэропортына 17.30 сәгатьтә төшә. Билет бәясе 6590 сумнан башлана, дип...
-
"Тәмле" салаты языйбыз
1 катлам - кара жимеш туралган. 2 катлам - суган б-н кыздырылган шампиньон гомбэсе. 3 катлам - тавык ите 4катлам - пешкән йомырка 5 катлам - яшел кыяр Катламнар арасына майонез сөртергә. Майонезны жэллэмичә сортсәң, тагы тәмлерәк килеп чыга. 1-2 сәгатькә салкынга куярга. Ашларыгыз тәмле булсын! :)
-
Нефтькә бәя күтәрелмәсә безне нәрсә көтә?
Россия банкы рәисе урынбасары Ксения Юдаева 2016 елгы кризистан чыга алыр өчен нефтькә иң отышлы бәяне әйтте. Әгәр нефтьнең бер баррреле 30 доллар тирәсендә тибрәләнсә, икътисадны ничек тә үстереп булачак. Бу әле иң акыллы прогноз булып тора. Әгәр нефтькә бәя тагын төшсә, безне зур кризис көтә, диде белгеч. Бүген нефтьнең...
-
Чаллыда кырыгалдарның эзенә төшкәннәр
Чиләбе өлкәсе кешесе, 27 яшьлек ир-атка дистәләгән кырын гамәле өчен җавап тотарга туры киләчәк. Төзәтү колониясендә җәза срогын үткән вакытта ул телефон аша шалтырату җаен таба. Аның 29 мәртәбә Чаллы кешеләренә шалтыратуы билгеле. Телефон аша җавап бирүчеләргә ул, туганнарының зур күләмдә бурычы булуын әйтә. Күп очракта улларының әҗәткә батуын җиткерә....
-
Татарстанда чегән пенсионерны 60 меңгә "бозымнан" арындырган
Чистайда яшәүче пенсионер әбигә урамда таныш булмаган бер хатын-кыз килеп, алар тирәсендә яшәп торырга фатир арендага бирүче юкмы икәнлеге хакында кызыксына. Пенсионер уйланып торган арада теге хатын-кыз аның гаиләсенә бозым ясалганлыгы һәм улының үлеменә китерүе мөмкинлеге хакында әйтә. Куркып калган әби багучыны өенә алып кереп бозымнан котылмакчы була. Моның өчен,...
-
Лениногорскида юл һәлакәте, бер кеше үлгән
16 апрельдә Лениногорск-Чирмешән юлында юл һәлакәте була. Рено машинасын йөртүче автомобиль белән идарә итә алмыйча, юл кырыена төшеп китә һәм машина хуҗасы - 1958 елгы Иске Куак авылы кешесе шунда ук үлә.
-
Лениногорск кибетеннән азык-төлек урлаучылар тоткарланды
"Эссен" нан 3мең 500 сумлык азык-төлек урлаган Әлмәт кешесе тоткарланган. Икенче берәү "Магнит"тан 1 мең 500 сумлык товар урлаган, монысы Чаллы кешесе булып чыккан.
-
Түбән Камада көчле яңгыр яуган (фотолар)
Кичә Түбән Камада көчле яңгыр яуган. Социаль челтәрләрдә барлыкка килгән фотоларны карагыз. Чыганак:http://www.tatpressa.ru/news/25812.html