Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида күп балалы гаиләгә торак сертификаты тапшырылды (фотолар)

Сугышлы авылында яшәүче Вилдановлар гаиләсенә торак сертификаты тапшырылды. "Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасы кысаларында фатирлы булачак алар. Ул ике бүлмәле булыр дип көтелә. Сертификатны хуҗабикәгә социаль мәсьәләләр буенча район башлыгы урынбасары Владимир Друк тапшырды. - Әлеге фатир сезнең күңелегезгә хуш килер. Балаларыгыз һәм оныкларыгыз белән сөенешеп яшәргә...

Сугышлы авылында яшәүче Вилдановлар гаиләсенә торак сертификаты тапшырылды.

"Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасы кысаларында фатирлы булачак алар. Ул ике бүлмәле булыр дип көтелә. Сертификатны хуҗабикәгә социаль мәсьәләләр буенча район башлыгы урынбасары Владимир Друк тапшырды.

- Әлеге фатир сезнең күңелегезгә хуш килер. Балаларыгыз һәм оныкларыгыз белән сөенешеп яшәргә язсын, - дип теләде ул.

Егерме өч ел бергә гомер итүче Мансур һәм Рәзилә Вильдановлар әби-бабай булырга да өлгергән. Олы кызлары Альбинага егерме яшь, ул инде кияүдә, үзе балалар үстерә.

Икенче, өченче кызлары Эльмира, Розалия - студентлар. Эльвиралары Тимәш мәктәбенә укырга йөрсә, Ильсур белән Рузилә үзләре янында Сугышлы мәктәбендә белем ала.

Автор фотолары.

Зилә Мөдәррисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев