18 апрель 2020 яңалыклары
-
Татарстанда чәчтарашханәләр эшли башлый
Татарстанда 20 апрельдән чәчтарашханәләр эшли башлаячак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хакта документны имзалады. Әлеге карар Татарстан Хөкүмәте порталында чыкты.
-
Чулпан Хаматова: Мине көн саен каһәрлиләр
“Зөләйха күзләрен ача” нәфис фильмының төп героинясы, актриса Чулпан бу проектка кагылышлы күп кенә каһәрләүләр кабул итә икән. Бу хакта ул “Подари жизнь” фондының Инстаграм-аккаунтында язып чыккан.
-
Лениногорск Мәшгульлек үзәге вакансияләр исемлеге тәкъдим итә
«Лениногорск шәһәре халкын эш белән тәэмин итү үзәге» 15 апрельгә булган вакансияләр тәкъдим итә.
-
Коронавируслы хатын комада бала тудырган
Ясалма кома халәтенә керткәндә аның 33 атналык авыры булган. «Комадан чыккач, зур корсагым юк иде. Мин акылдан яза яздым,» - ди ханым.
-
Рөстәм Миңнеханов: Коронавирус белән авыру күрсәткеченең иң югары ноктасына җитмәдек әле
Татарстан әлегә коронавирусны кисәтү белән бәйле чикләү чараларын йомшарта алмый, чөнки республика авыруның иң югары ноктасын әле узмаган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.
-
Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 авыруының уналты яңа очрагы теркәлгән
Узган тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус авыруының уналты яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
"Заман сулышы" газетына юньрәк бәядән язылу мөмкинлеге булачак
20-30 апрельдә район газетасына очсызрак бәягә язылып булачак.
-
Урмышлы укытучысы район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән видео элемтә аша сөйләште
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов шәһәр һәм район мәктәпләрендәге дистанцион уку хәлләре турында гел белешеп тора.