Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чулпан Хаматова: Мине көн саен каһәрлиләр

“Зөләйха күзләрен ача” нәфис фильмының төп героинясы, актриса Чулпан бу проектка кагылышлы күп кенә каһәрләүләр кабул итә икән. Бу хакта ул “Подари жизнь” фондының Инстаграм-аккаунтында язып чыккан.

Хаматова фикеренчә, аны сериалга булган шикаятьләр аптыраткан. “Татар җәмгыятенең радикаль караштагы өлешеннән бу каһәрләүләр көтелгән булса да,  җитмәсә, “безнең тарихны әшәке, яман итеп күрсәтү” шикаяте дә өстәлде. Татар көнкүрешен дөрескә туры килми дигән генә түгел, гомумән тарихи чынбарлыкны бозып күрсәтәсез дигән зарланулар булды”, — Чулпан Хаматова.  

Артистка сүзләре буенча, аның өчен репрессияләр һәрчак “үтерү, бик күп кешеләрнең зур фаҗигасе, җинаять һәм мораль-этик катастрофа” булып тоелган. “Һәм мин кисәк кенә байтак кешеләрнең башкача фикер йөртүен күрәм”, — дип өсти ул.  

Актриса шуны да әйтте: ул илебез тарихын үзгәртеп, аны матурлап күрсәтергә тырышучыларга кире мөнәсәбәттә. “Киресенчә,  картинада күрсәтелгән чынбарлык  йомшак килеп чыкты төсле, ул тиешле дәрәҗәдә катгый  булып тоелмас дигән куркуларым да бар иде. Фильмда сурәтләнгән вакыйгалар кешеләрдә кайгы, фаҗига хисе тудырмас дип борчылган идем”, — ди Чулпан Хаматова.  

Ә менә фильмның режиссёры Егор Анашкин күпләргә проект ошады дигән фикердә. Аннары ул шуны да өстәде, фильм өстендә эшлгәндә тарихчылар, музей хезмәткәрләре белән ничәмә-ничә консультацияләр үткәрелгән. “Мине тарихи чынбарлык дөрес күрсәтелмәгән  диюче, барысыннан да күбрәк белгән  кешеләр чиксез аптырата”, — Анашкин.  

Режиссёр сериал белән канәгать булмаучыларга аларның Сталин заманында яшәмәүләрен дә хәтерләренә төшергән. Аның фикеренчә, тамашачы еш кына кайда уйдырма, ә кайда чын дөреслек икәнен белә алмый.

Автор : Әлфия Шакирҗанова

Чыганак: Lenta.ru Фото: Фильмнан кадр.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28905

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев