18 май 2016 яңалыклары
-
“Сахрада” салаты рецепты
400 г пешкән тавык ите, 1-2 шәр алма һәм таза кыяр, майонез, каймак, яшел тәмләткечләр, тоз. Тиресе салдырылган итне, чистартылган кыяр һәм алманы саламлап турарга. Катламлап бокал яки фужерга тутырырга. Майонез һәм каймакны болгатып, соус әзерләргә. Аны салатка коеп, өстен кыяр, алма телемнәре белән бизәргә. Вакланган яшел тәмләткечләр сибәргә. Ашларыгыз...
-
Лениногорск оешмаларына аш пешерүче, сатучы кирәк
Шәһәребезнең мәшгульлек үзәгендә узган эш урыннары ярминкәсендә унбер предприятие, 117 эш эзләүче катнашты, дип хәбәр итә муниципалитет сайты. Эш эзләүчеләргә сатучы-консультант, кассир, ЭВМ оператор, аш пешерүче, кондитер, машина йөртүче, тегүче, лаборант-биолог, токарь, кадрлар бүлеге инспекторы, җыештыручы эшләре тәкъдим ителгән. Егерме җиде кеше эшкә юллама алган.
-
Татарстанда БДИ бетерелә?!
Татарстан мәктәпләрендә ата-аналар БДИны кичектерүне сорап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырырга әзерләнгән мөрәҗәгатьне хуплаучылардан тавыш җыя башлаган, дип хәбәр итә rbc.ru. Мондый тәкъдим белән "Бердәм Россия"нең алдан тавыш бирүдә катнашучысы, Социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе, дүрт бала анасы Ирина Волынец чыккан. Аның фикеренчә, әгәр БДИ бирүне туктатмасак безнең мәгариф системасы...
-
Үги кызын көчләгән
30 яшьлек ир-атка карата хәзер җинаять эше кузгатылган.
-
Лениногорск көрәшчеләре көч сынашты
13 - 15 майда Азнакайда грек-рим көрәше буенча республика турниры узды. Ярышта катнашырга Азнакай, Әлмәт,Бөгелмә, Зәй, Уруссу, Яр Чаллы, Түбән Кама, Дзержинск һәм Лениногорск көрәшчеләре килгән иде. Павел Лушников, Руслан Моисеев икенче урында, Әмирхан Хәбиров белән Айрат Вәлиуллин өченче урынны алды.
-
Татарстанда бала йорт-җирне яндырган
Кичкә төштән соң Норлат районының Кривое Озеро авылында янгын чыга. Ул йортны һәм каралты-кураны биләп ала. Хуҗалык тулысы белән янып бетә. Баксаң, хуҗаларның төпчек уллары шырпы белән уйнаган һәм печәнгә ут төрткән. Алты кеше, шул исәптән, өч бала янгын нәтиҗәсендә тораксыз калган. http://matbugat.ru/
-
Яшь лениногорскилылар велосипед йөртүдә ярышты (фотолар)
Шәһәребезнең 14 нче балалар бакчасында "Мин - велосипедчы" дигән муниципаль конкурс узды. Анда 10, 14, 25, 26, 28 һәм 30 нчы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр үзара көч сынашты. Һәр команда да дүртәр бала иде. Алар велосипедның төзелешенә, җәяүле һәм велосипедчылар кагыйдәсе буенча сорауларга җавап бирде. Бакчаның автошәһәрчегендә велосипедта фигуралы, сигезле йөрүдә...
-
Рөстәм Миңнеханов РФ губернаторлары медиарейтингында - өченче
Мәскәү мэры Сергей Собянин - беренче, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров - икенче урында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Медиалогия" ресурсы версиясе буенча губернаторларның апрель медиарейтингында өченче урынны биләгән. Мәскәү мэры Сергей Собянин - беренче, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров - икенче урында. Апрель аенда ММЧлар, аерым алганда, Рөстәм Миңнехановның Чехиягә эш сәфәре...
-
Табиб һәм пациентның уртак көче белән яман шеш тә җиңелә! (КАГЫЙДӘЛӘР)
Онкология - бик җитди авыру. Әмма бүген аның белән көрәшергә була. Заманча медицина яман чирнең күп кенә төрләрен җиңәргә мөмкинлек бирә. Тик, беренче чиратта, кеше үзе сәламәтлегенә игътибарлы булырга тиеш. Даими тикшеренеп тору, вакытында табибка мөрәҗәгать итү авыруны беренчел стадиядә ачыкларга ярдәм итә. Димәк, дәвалануга да ышаныч күбрәк. Якындагы дистә...
-
Татарстанда 69 000 литр ялган алкоголь сатудан алынган
Татарстанда бу елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча, 69 000 литр алкогольнең законсыз әйләнештә булуы ачыкланган. Бу узган ел белән чагыштырганда 70%ка күбрәк. Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко сүзләренчә, контрольдә тоту оешмалары ел башыннан алкоголь базарының 3167 объектын тикшереп, лицензиясез эшчәнлек алып бару, төнлә спиртлы эчемлекләр сату һәм составында...
-
Искитмәле! Кияүгә 35, кәләшкә 6 яшь
Әлеге никахны белеп алып, полиция кияүне тоткарлаган. Бу хәл Индиядә, Раджастан провинциясендә булган. Борынгы гореф-гадәтләр буенча монда өйләнгән ир-ат кияүгә чыккан хатын-кыз белән мөнәсәбәткә керә ала икән, әлбәттә, ике хатынны да матди яктан тәэмин итә алса. Иң мөһиме, алар икесе дә гаиләле булырга тиеш. Әлеге 35 яшьлек кияү - Ратан...
-
Телефон йотып чак исән калган
Төрмәдә утыручы 29 яшьлек ир-егет Long-CZ маркалы кәрәзле телефонын йоткан. Табиблар аның йотуына ышанмыйча магнит-резонанс томографиясе ясаган. Аны алу өчен берничә алым кулланып карыйлар. Табиблар авыруга эндоскопия дә ясый, камералы кечкенә шланг белән дә керләләр, тик берсе дә нәтиҗә бирмәгәч, эчен ярып алалар. Аппарат егетнең организмына бернинди дә зыян салмаган....
-
6 яшьлек бала тәрәзәдән сикергән
Бу хәл кичә була. Чаллыда яшәүче 6 яшьлек малай иртән әти-әнисе ызгышкан вакытта икенче каттагы тәрәзәдән сикерә. Аның эче һәм башка әгъзалары имгәнә. Баланы медицина үзәгенә урнаштырганнар. http://www.almet-rt.ru
-
Лениногорскида 21 градуска кадәр җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 18 майда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, төнлә - явым-төшем күзәтелми, көндез исә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында бераз яңгыр явуы көтелә. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 2-7, көнбатыш районнарда 10 градуска кадәр җылы булачак....
-
Хәерле иртә! Матур көннәр сезгә!