Үги кызын көчләгән
30 яшьлек ир-атка карата хәзер җинаять эше кузгатылган.
Чаллыда яшәүче исерек хәлендә кичке ашны ашап утыручы 12 яшьлек үги кызын кулыннан тотып, йокы бүлмәсенә алып кереп китә һәм көчли. Бу вакытта кызның әнисе эштә була. Ирнең әтисе исерек килеш йоклый, ә кызның энесе һәм сеңлесе телевизор карый. Үги ата кызны мәсхәрәләгәннән соң подъездга чыга, ә бала ваннага кереп бикләнә. Әнисе кайтканчы ул шунда тора. Кызның үз-үзе тотышы үзгәрүен күргән ана аннан барысын да сөйләргә мәҗбүр итә. Ир хатынына полициягә бармаска куша, аптырагач ул әйберләрен җыеп Казанга китә. Ростовка кадәр билет алган ир-атны тимер юл вокзалында тоткарлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев