18 июнь 2020 яңалыклары
-
Антон Лукаш матбугат чаралары һәм блогерларның фейк хәбәрләр таратудагы ролен әйтте
Сайлаулар барышы турындагы фейк мәгълүматны журналистлар бик сирәк тудыра, әмма еш кына алар аны тарата. Ялган фактларны таратуда блогерларның да роле зур.
-
Мәктәпне бишле билгесенә генә тәмамлаучыларга медальләрне соңрак бирәләр
Быел мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучылары «Укудагы уңышлар өчен» дигән медаль алачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
-
Казанда 24 июнь көнне Җиңү парадына тамашачылар чакырылмаячак
Казанда 24 июньдә узачак Җиңү парадына тамашачылар чакырылмаячак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтте.
-
Мыек үстерсәң, җиләк булмый...
Эре, татлы җиләк үстерүнең берничә ысулы бар.
-
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 38 яңа очрагы теркәлгән
Республикада COVID-19 йоктыручылар саны 4078гә җитте.
-
Синоптиклар аномаль салкыннар турында кисәтте
Киләсе атнада Россиянең Европа өлеше үзәгенә аномаль салкыннар киләчәк, температура фоны хәзергесе белән чагыштырганда ун градуска кимиячәк. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости яза.
-
Юрий Переведенцев: Табигатьне сакларга кирәк — ул уникаль
Тирә-юньне саклау турында Россия Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмә кешенең табигатькә тәэсирен киметергә ярдәм итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУның Экология һәм табигатьне файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтте.
-
Лениногорскидагы яшь әниләр декрет ялын бушка уздырмый, яңа һөнәр үзләштерә
“Демография” илкүләм проекты кысаларында яшь балалы гаиләләргә төрле дәүләт ярдәме чаралары күрсәтелә. Шуларның бер юнәлеше – декрет ялында утыручы әниләргә бушлай һөнәр үзләштерү мөмкинлеге.
-
Россиядә ялгыз аналар өчен пособие булдырырга тәкъдим иттеләр
Россиядә балаларын ялгыз гына тәрбияләүче ата-аналар өчен вакытлыча өстәмә пособие кертергә тәкъдим иттеләр. Әлеге тәкъдимне Дәүләт Думасына һәм Россия Хөкүмәтенә «Илкүләм ата-аналар комитеты» оешмасы җибәргән. Бу хакта RT хәбәр итә.
-
ТР Сәламәтлек саклау министры: Татарстанда коронавирусның икенче дулкыны булырга мөмкин
Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Татарстанда коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны булырга мөмкин диде. Бу хакта ул «Татарстан Онлайн» туры эфирында әйтте.
-
Лайфхак: теш пастасын нигә суыткычта туңдырырга кирәк
Бу лайфак – японнардан. Теш пастасының теләсә кайсысы ярый: иң гадиен, иң арзанын алсагыз да була.
-
Зилә Вәлиева коммерцияле булмаган оешмаларның роле турында төзәтмәнең әһәмиятен әйтте
Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева коммерцияле булмаган оешмалар (НКО) турында Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәнең әһәмиятен аңлатты. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән аралашканда әйтте.