ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда 24 июнь көнне Җиңү парадына тамашачылар чакырылмаячак

Казанда 24 июньдә узачак Җиңү парадына тамашачылар чакырылмаячак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтте.

 

«Бу чарага тамашачылар чакырылмаячак. Гадәттә гаскәрләр тантаналы төстә Меңьеллык мәйданыннан уза һәм калкулык тулысынча халык белән тула иде. Әлбәттә, хәзер тамашачылар чакыру каралмаган», — диде спикер.

Шул ук вакытта Ләйлә Фазлеева «Яңа Гасыр» телеканалында Җиңү Парадының туры трансляциясе булачак дип ышандырды.

 

 https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев