18 август 2015 яңалыклары
-
Илфак Шиһапов малаен үзенең "балачагына кайтарган"
- Әти,минем синең балачагыңда яшисем килә диде кечкенә улым, планшетындагы ниндидер уеннан аерылып. - Сезнең заманда бигрәк кызык булган. - Кызык иде, дидем мин, көч хәл белән интернеттан укып утырган бер язмадан бүленеп. Сиксәнгә җитеп килә торган әни карчык инде ярты сәгатьләп кем беләндер телефоннан сөйләшә иде, ул да сагаебрак...
-
Әни кеше ике нарасыен батырып үтергән
Башкортостанда яшәүче 27 яшьлек хатын-кыз 2 һәм 4 яшьлек улларын батырып үтергән. Фаҗига кичә Октябрск шәһәрендә булган. 30 июль - 14 август көннәрендә психиатрия хастаханәсендә дәваланып чыккан әни кеше ике баласын үтерә һәм кабат хастаханәгә барып, шул хакта хәбәр итә. Тикшерү фаразлары буенча, ул аларны душ кабинасында батырып үтергән. Кайбер...
-
Өченче каттан 12 яшьлек укучы килеп төшә
Гаиләдә ул бердәнбер малай булган. Әни кеше әле дә шок хәлендә икән. Бу фаҗига17 август көнне була. Чаллыдагы бер фатирда өченче каттан 12 яшьлек укучы килеп төшә. Төрле имгәнүләр белән аны сырхауханәгә алып китәләр. Нейрохирурглар аңа операция дә ясый. Әмма аның гомерен коткарып кала алмыйлар. Ярты сәгатьтән соң ул үлә....
-
ЗИЛИРА ВӘЛИУЛИНАДАН “ТӘМЛЕ КАБАЧКИ” икрасы рецепты
Кирәк булачак: 3 кг. кабачки; 350 гр. томат пастасы ( "Кукмастер" булса әйбәтрәк); 4 баш суган 4 кишер 0.5 аш кашыгы тартылган кара борыч; 7 тырнак сарымсак; 1-1.5 аш кашыгы тоз; 1 аш кашыгы шикәр комы; Әзерләү: Яшелчәләрнең барысында иттарткыч аша үткәргәч, майлаган табада әкренләп бутый-бутый кыздырырга һәм бер сәгать...
-
Үз әнисен талаган
Полициягә алтын алкалар урлануы турында бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ачыкланганча аларны аның үз малае, 36 яшьлек ир-ат урлаган булып чыга, дип хәбәр итә Татарстан республикасы Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте. Бу хәл Чистай якларында була. Бер хатын-кызның 36 яшьлек улы спиртлы эчемлек куллана булып чыкты. Әгәр акча юк икән, өйдәге...
-
Урлаган өчен 5 елга төрмәгә
Бу хәл Яр Чаллы шәһәрендә була. 32 яшьлек ир-ат 31 яшьлек ир-атның машина тәрәзәсен ватып, салонга үтеп керә, аннан бала өчен кресло һәм антирадарын урлый. Кызганычка каршы, ир-ат аларны 1 мең сумга сатып өлгерә, шул акчага алкоголь эчемлек алган була. 32 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар, ул үз гаебен таный һәм барысын...
-
Чаллыда бомба белән куркытып шалтыратучылар яңа таләп куя
Чаллыдагы иң зур сәүдә үзәкләренең берсе булган "Сәүдә кварталы"на биш көн эчендә биш тапкыр бомба куелуы турында хәбәр ителде. Соңгы шалтырату 15 августта булган. Билгесез кешеләр хәзер "Сәүдә кварталы" җитәкчелегеннән 70 мең доллар акча таләп итә, ди. Бу хакта "Вечерние Челны" язып чыкты. Хак булса, редакциягә аноним хат килгән. Аның...
-
Лениногорскида үтәчәк бәйрәм чараларында үзгәрешләр бар
Шәһәрдә социаль объектлар 9.20 сәгатьтән 11.20 гәчә ачыла. Бәйрәмнең тантаналы ачылу вакыты - 11 сәгать 30 минутта, «Яшьлек» стадионында. Медсанчасть янындагы күлдә флайбордистлар чыгышы - 13.00 сәгатьтә башлана. Татар эстрадасы артистлары - Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Римма Ибраһимова, Рөстәм Асаев, Марат Галимов һәм Артур Минһаҗев дуэты чыгышы, алып баручы -...
-
Лениногорскиның бер урамында ике машина бәрелешкән
Ленинград урамыннан "Черри" автомобиле хәрәкәт иткәндә, игътибарын читкә юнәлтү нәтиҗәсендә, каршы як полосага чыга һәм "Киа Рио" машинасы белән бәрелешә. Әлеге авариядә пассажирлар зыян күрә. Юл кагыйдәсен бозучының машинасында 1976 елгы хатын-кыз төрле тән җәрәхәтләре ала, ә ике яшьлек бала, махсус җайланма белән эләктерелгән булса да, имгәнә, маңгай тирәсендә гематома...
-
Бер инкассатор 30 миллион сум урлап качкан
Әлеге хәл кичә Санкт-Петербургта булган. Полиция хезмәткәрләрен аякка бастырган әлеге хәл турында инде берникадәр фаразлар бар. Инкассатор 30 миллион сум сум акча белән инкассация барышында юкка чыккан дип әйтелә.Тикшерү һәм эзләү эше дәвам итә, җинаять эше кузгату-кузгату мәсьәләсе карала, дип хәбәр ителә. http://intertat.ru/
-
Өч кешене чәнчеп үтергән җинаятьче тотылган
Әлеге җинаять14 августта Удмуртиядә Алнаш районы Гондарево авылында кылынган иде - бер ир-ат өч кешелек гаиләне чәнчеп үтереп чыгуы турында әйтелде. Җинаять кылуда шикле адәм буларак 1984 елгы Николай Михеев исеме әйтелде, аны эзләүгә бирделәр. Эзләү барышында аның Татарстанда машинасы табылу сәбәпле, үзенең дә безнең республикада булу ихтималы хакында әйтелде....
-
Артистлар машина алыштыра!
Беркөнне Казан үзәге буйлап машина белән барганда, янәшәмдәге машинага күзем төште. Карасам - руль артында җырчы Азат Фазлыев! Тагын машинасын алыштырган! Бу юлы Skoda Octavia машинасының асфальт төсендәгесен һәм яңартылган моделен алган. - Бу - бишенче машинам. Иң беренче машинам 99лы иде. Аннары 12нче маркалы лада машинасы алдым, аннан соң...
-
Лениногорскида трамплиннан сикерделәр. Кемнәр җиңгән?
15 - 17 август көннәрендә Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү ике төр ярыш буенча Бөтенроссия ярышлары, шулай ук 2-3 километрга йөгерү үтте. Анда Магадан, Мәскәү, Екатеринбург, Түбән Новгород, Березники (Пермь крае), Казан, Уфа, Әлмәт, Лениногорск шәһәре командалары катнашты. Җиңүчеләр: 2004 елгы яшүсмерләр арасында Лениногорскиның 2 нче мәктәбеннән Булат Галимов II урынны...